«РОСТКИ» форумы кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында узган «Корпоратив хәйриячелек: бер тапкыр үткәрелә торган акцияләрдән системалы эшкә» сессиясендә катнашучылар социаль өлкәдә системалы эш тәҗрибәләре белән Россия – Кытай алмашуы һәм инициативаларны масштаблауда цифрлы платформаларның роле турында фикер алыштылар.
Фикер алышуда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов катнашты. Владимир Вавилов үз чыгышында Татарстанда паллиатив ярдәм үсеше турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, балалар хосписы төзелеше 2013 елда башланган. Бер елдан соң өлкәннәр бүлеге төзелә башлый һәм 2015 елда ачыла. «Хәзер бездә өлкәннәр өчен — 24, балалар өчен-16 ятак, — дип билгеләп үтте Владимир Вавилов. — Шул вакыттан бирле Президент грантлары һәм «Татнефть» хәйрия фонды хисабына Татарстанда 10 күчмә паллиатив ярдәм кабинеты ачылды. Гомумән алганда, без бу фондлардан 8 млн сумнан артык күләмдә 4 грант алдык. Шуның аркасында паллиатив ярдәмне өстәмә рәвештә 2,5 мең пациент алды". Владимир Вавилов сүзләренчә, алты ел элек «Наташа» хосписының яңа стационары проекты өстендә эш башланган, ул 2024 елда ачылган.
"Инде проектлау стадиясендә безнең зур тәҗрибә бар иде. Без бина конструктивына бөтен дөньяда булмаган әйберләрне керттек – бу пациентларның туганнары өчен кунакханә, стоматология кабинеты һәм тернәкләндерү үзәге. Ике ай элек бу хоспис меңенче пациентны кабул итте", — диде Владимир Вавилов.
Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, Владимир Вавилов 2027 елның 1 сентябреннән Россиядә рәсми рәвештә «паллиатив ярдәм табибы» дигән яңа белгечлек кертелүен искәртте. Әлеге кадрларны әзерләү өчен Татарстанда, Россиядә беренче булып, паллиатив медицина ярдәме институты оештырылачак. Шулай ук өлкәннәр өчен «балалар бакчасы» ачу планлаштырыла.
"Хәзер яңа бина проектын эшлибез, анда беренче катта 21 урынлык 7 палата булачак, – дип сөйләде Владимир Вавилов.– Алар каты авырулар, мәсәлән, деменция белән авыручы пациентларга исәпләнәчәк, алар өйдә туганнары тәрбиясендә булачак. Әгәр якыннарыңа ялга барырга яки ремонт белән шөгыльләнергә кирәк икән, алар вакытлыча туганнарын бездә калдыра алачак. Аларга медицина һәм психологик ярдәм күрсәтеләчәк. Ә икенче катта паллиатив медицина институты урнашачак".
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
18.08.2026 12:01