Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумы башланды. Ачылыш тантанасында катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
"Форум 2023 елдан бирле үткәрелә һәм шушы вакыт аралыгында ул Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлегенең иң зур мәйданчыкларының берсенә әверелде. Ул илебезнең хакимият органнары, бизнес, фән, мәгариф һәм мәдәният вәкилләрен берләштерә", — диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, форум нәтиҗәләре яңа инвестицион проектларда, килешүләрдә, уртак сәнагәтьләрдә һәм мәгариф инициативаларында дәвам итә. "Узган ел нәтиҗәләре буенча, безнең товар әйләнеше рекордлы күрсәткечкә җитте һәм 3,5 миллиард доллар тәшкил итте. Кытай — республиканың төп инвесторы. Хәзерге шартларда ачык һәм конструктив диалог аеруча зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә уртак эшчәнлек нәтиҗәле чишелешләр табу, яңа сәнәгатьләр ачу, инновацияләр кертү һәм икътисадый үсешнең тотрыклы механизмнарын булдыру мөмкинлеген бирә", — диде Татарстан Рәисе. Ул форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде.
17.08.2026 05:12
17.08.2026 04:50
17.08.2026 01:14
16.08.2026 15:14