Echo
Как делают мультики: в Казань привезут юбилейную выставку «Союзмультфильма»
Адель Хайруллин заявил, что производители зерна снижают цены
В Госдуме хотят заставить неверных россиян отвечать рублём за походы налево
В Черкесске с начала года демонтировали более 200 самовольно установленных сооружений
08-07-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Новости

Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне белән котлады

21.02.2026 01:51
Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм!

ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда гамәлгә куелган бу бәйрәм халык рухын, меңьеллык зирәклекне һәм милли үзаңны саклауда телнең гаять зур роль уйнавын тануга багышлана.

Мәдәни күптөрлелек ягыннан дөньякүләм лидерларның берсе булган Россия Федерациясендә йөз илледән артык тел һәм сөйләм бар. Аларның һәрберсен саклау, аларга салынган дөньяны аңлауның уникаль кодын киләсе буыннарга тапшыру мөһим. Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан расланган 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясендә күптөрлелектә бердәмлекне ил үсешенең ышанычлы нигезе дип игълан итү, 2032 елга кадәр Төп халыклар телләренең халыкара унъеллыгын үткәрү һич тә очраклы түгел. Федераль дәрәҗәдә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән бу елда без милләтара аңлашуның һәм ихтирам итүнең какшамас асылын тагын да тирәнрәк аңлыйбыз.

Татарстан Республикасы – телләр һәм мәдәниятләрнең үзара аңлашып яшәвенең матур үрнәге. Бездә 170 тән артык халык вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта гомер итә. Туган телләрне саклап калу гына түгел, ә алардан һәрвакыт актив файдалану да әһәмиятле. Республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан халыклары Ассамблеясы химаясендә эшләүче милли-мәдәни берләшмәләр һәм Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлегендә бу бурычлар өстенлекле булып тора. Китап бастыру, массакүләм мәгълүмат чаралары чыгару, фәнни конференцияләр үткәрү, иҗади һәм цифрлы проектлар эшләү – болар барысы да телләребез үсешенә яңа көч-куәт бирә

.

Хөрмәтле якташлар!

Бөек Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу елында ана телебез һәркем өчен халкыбызның ерак буыннардан килгән зирәклегенең һәм тормыш тәҗрибәсенең саекмас чишмәсе булсын. Һәр гаиләдә балачактан ук кадерле булган туган телдә бишек җырлары, әкиятләр һәм ихлас сөйләшүләр яңгырап торсын. Күпмилләтле Ватаныбыз хакына яңа казанышларга көч һәм илһам биреп, туган тел балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, транспортта һәм урамда, эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә һәрвакыт ишетелеп торсын. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.

0

Tags:
Share:
Next Post
Азиатско – Тихоокеанский банк: как защититься от телефонных мошенников.

Related

Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе форумы һәм «Агроволга-2026» күргәзмәләрен карады
Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе форумы һәм «Агроволга-2026» күргәзмәләрен карады
08.07.2026 10:29
«Яшьләр торак конкурсы – 2026»га гаризалар кабул итә башладылар
«Яшьләр торак конкурсы – 2026»га гаризалар кабул итә башладылар
08.07.2026 06:24
Топ новости
  • Джику не уверен в восстановлении к началу сезона РПЛ
    Новости
    Джику не уверен в восстановлении к началу сезона РПЛ

    2026-07-08

  • Путин призвал ВИНКи не зажимать топливо на своих АЗС
    Новости
    Путин призвал ВИНКи не зажимать топливо на своих АЗС

    2026-07-08

  • Врач-гинеколог Степаненко предупредила об опасности бритья на пляже
    Новости
    Врач-гинеколог Степаненко предупредила об опасности бритья на пляже

    2026-07-08

  • Путин о трудностях с топливом: ВСУ пытаются сорвать сезон отпусков в России
    Новости
    Путин о трудностях с топливом: ВСУ пытаются сорвать сезон отпусков в России

    2026-07-08

  • МЧС предупредило о подтоплении 15 домов в Дагестане
    Новости
    МЧС предупредило о подтоплении 15 домов в Дагестане

    2026-07-08

Стратегия
Стратегия

Кандидат, не признавший Крым. Кто он – новый ставленник Зюганова Николай Бондаренко

08.07.2026 15:37

  • 2

    Новые правила посещения поликлиники. Вы больше не попадете к кардиологу «просто так»

    08.07.2026 13:19

  • 3

    В Татарстане зафиксирован рост числа погибших в ДТП

    08.07.2026 07:54

  • 4

    IBU сохранил позицию по дисквалификации российских биатлонистов

    08.07.2026 07:24

  • 5

    В Благовещенске арестовали обвиняемую по делу об убийстве сына

    08.07.2026 06:53

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com