Echo
Филиппо: Зеленский находится во главе Украины последние недели
Федерация фехтования России подтвердила смерть Сабиржана Рузиева
Путин: сила России — в единстве фронта и тыла, в преемственности поколений
Атака беспилотников в Самарской области оставила пострадавших
22-08-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
В Стране

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан үзенең технопарклары, индустриаль мәйданчыклары белән билгеле»

09.04.2026 09:21
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан үзенең технопарклары, индустриаль мәйданчыклары белән билгеле»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы кысаларында күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектларны югары бәяләде. Бу хакта ул бүген РВК пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Искәртәбез, пленар утырышның төп темасы «Технологик лидерлык – киләчәккә инвестицияләр».

Утырышның модераторы – телевидениедә алып баручы, тәүлек буе эшли торган «Москва 24» мәгълүмат каналының баш мөхәррире Дмитрий Щугорев.

Быел пленар утырыш спикерлары: Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген венчур проектлары күргәзмәсендә, кызганычка каршы, барлык стендларны да әйләнеп узып булмады, аның сүзләренчә, бик күп кызыклы проектлар тәкъдим ителгән. Без бу проектларда һичшиксез катнашачакбыз, дип ышандырды ул.

Тулаем алганда, XX Россия венчур форумы турында сөйләгәндә, ул форумның федераль статуска ирешүен искәртте һәм форумга нигез салучыларның берсе булган Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенкога, шулай ук форумның оештыру комитетын җитәкләгән Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда венчур проектлары һәм инновацияләр белән эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде.

«Республикада технологик эшкуарлыкны, илебездә технологик лидерлыкны стимуллаштыруга юнәлдерелгән инновацион үсешнең финанс һәм финанс булмаган институтларының тулы бер системасы эшли, – дип хәбәр итте ул. – Алар арасында өч махсус икътисадый зона бар – «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ, алар инде билгеле һәм шулай ук биотехнологияләр буенча махсуслашкан «Зеленодольск» МИЗ. Моннан тыш, Татарстан үзенең технопарклары, индустриаль мәйданчыклары белән билгеле. Әгәр махсус зоналарны һәм технопаркларны алсак, алар компанияләргә кирәкле инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура һәм төрле ярдәм чаралары, шул исәптән финанс һәм административ характердагы ярдәм чаралары күрсәтә».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды стартапларны стимуллаштыру буенча комплекслы программа гамәлгә ашыра. Узган ел республиканың әлеге үсеш институты партнёрлары белән бергә бу максатларга 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирде һәм 37 проект финансланды.

Үз чиратында, Татарстан Фән һәм технологияләр фонды югары уку йортларының икътисадның реаль секторы предприятиеләре белән фәнни-җитештерү кооперациясен киңәйтү өчен уникаль грант конкурсы башлап җибәрде. Нәтиҗәдә 25 компания 35 инновацион технология кертүгә 236 млн сум бюджет һәм 600 млн сум тирәсе шәхси финанслау чыганакларыннан акча алды.

«Технологик эшкуарлыкны үстерү фәнни-мәгариф комплексы эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Россиянең төп стратегик инициативасы очраклы гына «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» исемен йөрми. Югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләр алга таба коммерцияләштерү өчен фәнни-технологик башлангычлар булдыралар, шулай ук фәнни, инженерлык һәм эшкуарлык компетенцияләрен формалаштыралар. Шунысы куанычлы, республиканың фәнни-мәгариф оешмалары технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга актив кушылдылар. Бу кысаларда безнең университетлар һәм тикшеренү учреждениеләре илебез икътисады өчен мөһим юнәлешләр буенча 3,2 млрд сумга якын акча җәлеп итте инде», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ул хәбәр иткәнчә, соңгы елларда гына да республика федераль хөкүмәт ярдәме белән дистәләгән яңа фәнни-мәгариф инфраструктурасы объектларына ия булды, алар арасында – дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләр, алдынгы инженерлык мәктәпләре, университет технологик эшкуарлыгы платформасында эшләүче инновацион үсешнең махсуслаштырылган институтлары.

Әйтик, безнең алты югары уку йорты Приоритет – 2030 программасының төрле трекларында катнаша, беренче, иң абруйлы төркемне дә кертеп, диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга җыенмый, дип ышандырды.

Хәзерге вакытта федераль конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә, анда без өч проект тәкъдим иттек, диде ул, һәм мин безнең инициативалар Президент администрациясеннән дә, ил Хөкүмәте тарафыннан да хупланыр дип өметләнәм.

Федераль ярдәм белән беррәттән, республика үз ресурсларын һәм мөмкинлекләрен дә куллана, галимнәргә һәм инноваторларга ярдәм итү буенча эзлекле эш алып бара, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә.

Tags:
Share:

Related

Татарстанда дистә ел эчендә 450 иҗтимагый киңлекне төзекләндергәннәр
Татарстанда дистә ел эчендә 450 иҗтимагый киңлекне төзекләндергәннәр
19.08.2026 09:31
Владимир Вавилов «РОСТКИ» форумында Татарстандагы паллиатив ярдәм үсеше турында сөйләде
Владимир Вавилов «РОСТКИ» форумында Татарстандагы паллиатив ярдәм үсеше турында сөйләде
18.08.2026 13:11
Топ новости
  • ТПП и АСИ активизировали сотрудничество с Американской ТПП в РФ
    Новости
    ТПП и АСИ активизировали сотрудничество с Американской ТПП в РФ

    2026-08-22

  • Тайные отряды рвут последний оплот ВСУ: главная новость СВО 22 августа
    Новости
    Тайные отряды рвут последний оплот ВСУ: главная новость СВО 22 августа

    2026-08-22

  • В Волгоградской области стартовал всероссийский финал игры «Зарница 2.0»
    Новости
    В Волгоградской области стартовал всероссийский финал игры «Зарница 2.0»

    2026-08-22

  • ВС России разнесли фуры под Киевом, с которых ВСУ запускали БПЛА
    Новости
    ВС России разнесли фуры под Киевом, с которых ВСУ запускали БПЛА

    2026-08-22

  • ЕР разработает стандарты строительства в условиях таяния мерзлоты
    Новости
    ЕР разработает стандарты строительства в условиях таяния мерзлоты

    2026-08-22

Стратегия
Стратегия

Опрос: 74% казанцев путешествовали с возлюбленными

22.08.2026 17:01

  • 2

    Врач Дарья Русакова раскрыла, почему следует пить только свежий чай

    22.08.2026 10:53

  • 3

    Салават: «Чтобы узнать, сколько может длиться ночь, нужно со мной выпить»

    22.08.2026 10:01

  • 4

    Путин: надо дорожить бойцами, сражающимися за Родину на ЛБС

    22.08.2026 09:10

  • 5

    Следственный комитет отметил 95-летие МГЮА участием в торжествах

    22.08.2026 07:31

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com