Татар эстрадасының популяр җырчысы Марат Яруллинга «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелгән.
Мактаулы бүләкне артист төбәк башлыгы Радий Хәбиров кулыннан алган. Бу шатлыклы вакыйга белән артист үзенең социаль челтәрләрендә уртаклашты.
– Бүген бик мөһим һәм дулкынландыргыч көн. Миңа «Башкортстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Мин бик шат, мин бик бәхетле, мине хисләр биләп ала. Һәм минем үз тамашачыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу бүләк миңа яңа максатларга һәм җиңүләргә ирешергә, сезне җырларым белән тагын да күбрәк сөендерергә мөмкинлек бирә, – ди Марат Яруллин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
20.02.2026 18:17
20.02.2026 16:01
20.02.2026 15:07
20.02.2026 15:06