Echo
Филиппо: Зеленский находится во главе Украины последние недели
Федерация фехтования России подтвердила смерть Сабиржана Рузиева
Путин: сила России — в единстве фронта и тыла, в преемственности поколений
Атака беспилотников в Самарской области оставила пострадавших
22-08-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
В Мире

Казан бистәләре юллары тәртипкә китерелә

18.05.2026 10:06
Казан бистәләре юллары тәртипкә китерелә

Быел Казанда бистә һәм бакча ширкәтләренә керү юлларын ремонтлау эшен дәвам иттерергә җыеналар. Шәһәрнең 30 бистәсендә гомуми озынлыгы 40 чакрымнан артык булган 85 юл төзекләндерелер дип көтелә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, юлларны ремонтлау Төньяк, Залесный, Тынычлык, Яңа Наратлык һәм башка бистәләрдә планлаштырылган. Ул шулай ук юл өслеген яңарту бакча ширкәтләренә керү юлларына да кагылачагын әйтте. Җиде ел эчендә бакча ширкәтләренә гомуми озынлыгы 25 км булган 19 керү юлы төзекләндерелгән. Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында, быелга юлларны рәткә китерү буенча зур планнар куелганлыгын җиткерде.

– Гомуми озынлыгы 100 чакрымнан артык булган 160 участок тәртипкә китереләчәк. Шуларның 40 чакрымы бистәләргә туры килә. Бу күптәнге хыялыбыз иде. Хәзер, финанс мөмкинлекләре барлыкка килгәч, бистә юлларын да, бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын да төзекләндерәбез, – диде шәһәр башлыгы.

Юллар төзелешендә тагын бер яңалык бар. Казанның Киров районында тимер юл аша юлүткәргечле яңа автомобиль юлының чираттагы участогын төзергә җыеналар. Ул Горький шоссесы дублерын Идел буе урамы белән тоташтырачак. Игорь Куляжев билгеләвенчә, яңа участокның озынлыгы – 1,5 чакрым, ә юлның киңлеге 2 дән 4 полосага кадәр арттырыла. – Бу юл шәһәрнең транспорт челтәрен үстерүдә мөһим этап булачак һәм киләчәктә М-7 федераль трассасына чыгарылачак. Яңа юлүткәргеч Юдино, Займище, Хуҗамәт, Аракчино, Кызыл Тау һәм башка бистәләр ягыннан хәрәкәт итә торган транспорт агымын үзәккә таба җайга салачак һәм «бөке»ләрне киметергә ярдәм итәр дип көтелә.

– Мондый юллар бер ел эчендә генә төзелми, әмма безнең юл-транспорт челтәре өчен бу объект аерым әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Быел Казанда шәһәр юлларындагы авария хәлендәге участокларны бетерү буенча комплекслы эшне дәвам иттерергә җыеналар. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында шундый 66 юл участогы ачыкланган, аларда 240 тан артык юл-транспорт һәлакәте булган. Иң куркыныч урыннар дип Островский–Пушкин, Танк боҗрасы, Чуйков–Бондаренко, Габишев–Кол Гали урамнары киселешендәге юллар билгеләнгән. Игорь Куляжев, бу участокларда куркынычсызлыкны арттыру өчен комплекслы эшләр башкарылачагын әйтте. Монда сүз 430 яңа юл билгесе урнаштыру һәм 400 метр барьер киртәләре монтажлау турында бара. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 16 ясалма юл тигезсезлеге, ике яңа светофор һәм 27 проекцияле җәяүлеләр кичүе урнаштырылачак. Моннан тыш 7,1 мең кв. м юл өслеген төзекләндерергә җыеналар. Бүгенге көнгә эшләр 35 процентка башкарылган, дип хәбәр итте спикер. Шулай ук юлларның норматив торышын саклау өчен 31 мең кв. метрдан артык мәйданда чокырлар ямалган. – Тышкы яктыртуны торгызу программасы кысасында Казанда заманча диодлы яктырткычлар урнаштырыла. Быел Зур Дәрвишләр, Самосырово, Радужный, Юдиноны да кертеп, 18 торак массивта яңа фонарьлар пәйда булачак. Барлыгы 40 млн сумлык 1 мең яктырткыч куела. Соңгы 8 елда бистәләрдә 400 урамда 11,6 меңнән артык энергия саклый торган фонарь барлыкка килгән, – диде Игорь Куляжев. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, быел юл билгеләренә дә аерым игътибар бирергә уйлыйлар.

Яңгыр яуган саен Татарстан башкаласын су баса торган гадәт бар. Шуңа күрә быел да юл эшләре программасы буенча шәһәрдә яңгыр канализацияләрен төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әйтик, Авиатөзелеш районында яңгыр сулары коллекторын Пётр Витер урамында төзекләндерергә, ә Совет районында Галиев урамындагы яңгыр сулары челтәрен норматив хәлгә китерергә җыеналар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Tags:
Share:

Related

Татарстанда дистә ел эчендә 450 иҗтимагый киңлекне төзекләндергәннәр
Татарстанда дистә ел эчендә 450 иҗтимагый киңлекне төзекләндергәннәр
19.08.2026 09:31
Владимир Вавилов «РОСТКИ» форумында Татарстандагы паллиатив ярдәм үсеше турында сөйләде
Владимир Вавилов «РОСТКИ» форумында Татарстандагы паллиатив ярдәм үсеше турында сөйләде
18.08.2026 13:11
Топ новости
  • ТПП и АСИ активизировали сотрудничество с Американской ТПП в РФ
    Новости
    ТПП и АСИ активизировали сотрудничество с Американской ТПП в РФ

    2026-08-22

  • Тайные отряды рвут последний оплот ВСУ: главная новость СВО 22 августа
    Новости
    Тайные отряды рвут последний оплот ВСУ: главная новость СВО 22 августа

    2026-08-22

  • В Волгоградской области стартовал всероссийский финал игры «Зарница 2.0»
    Новости
    В Волгоградской области стартовал всероссийский финал игры «Зарница 2.0»

    2026-08-22

  • ВС России разнесли фуры под Киевом, с которых ВСУ запускали БПЛА
    Новости
    ВС России разнесли фуры под Киевом, с которых ВСУ запускали БПЛА

    2026-08-22

  • ЕР разработает стандарты строительства в условиях таяния мерзлоты
    Новости
    ЕР разработает стандарты строительства в условиях таяния мерзлоты

    2026-08-22

Стратегия
Стратегия

Опрос: 74% казанцев путешествовали с возлюбленными

22.08.2026 17:01

  • 2

    Врач Дарья Русакова раскрыла, почему следует пить только свежий чай

    22.08.2026 10:53

  • 3

    Салават: «Чтобы узнать, сколько может длиться ночь, нужно со мной выпить»

    22.08.2026 10:01

  • 4

    Путин: надо дорожить бойцами, сражающимися за Родину на ЛБС

    22.08.2026 09:10

  • 5

    Следственный комитет отметил 95-летие МГЮА участием в торжествах

    22.08.2026 07:31

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com