Казанда Академик Сахаров урамындагы 12Б йорт каршында 14 яшьлек яшүсмер катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Nissan Qashqai автомобиленең 50 яшьлек йөртүчесе хәрәкәт вакытында юл бирмәгән һәм питбайк белән бәрелешкән. Питбайк белән 14 яшьлек малай идарә иткән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмер төрле тән җәрәхәтләре алган. Аны медицина учреждениесенә озатканнар.
Һәлакәтнең барлык шартлары һәм сәбәпләре ачыклана.
25.07.2026 08:45
24.07.2026 19:47
24.07.2026 13:28