Казанда 2026 елның 25 апрелендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытлыча чикләнәчәк.
Бу карар «Рубин» (Казан) һәм ЦСКА (Мәскәү) командалары арасында узачак Россия чемпионаты матчы белән бәйле.
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, әлеге көнне шәһәрнең кайбер территорияләрендә, шулай ук Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет һәм Чернышевский урамнарындагы сәүдә нокталарында алкоголь сату тыелачак.
Чикләүләр җәмәгать туклануы объектларына кагылмый — кафе һәм рестораннар гадәти режимда эшләячәк.
Футбол матчы узган көнне иминлек чаралары кысаларында мондый чикләүләр традицион рәвештә кертелә.
Казан халкына һәм кунакларына алдан планлаштырырга киңәш ителә.
Билгеле булганча, Татарстанда «Россия спорты» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
16.04.2026 04:24
16.04.2026 03:07
15.04.2026 23:09