Быел БДИның төп этабы 1 июньнән башлана. Бу мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләрен уздыруга, югары уку йортларына укырга керүгә комачауламасмы?
– Без әлеге үзгәрешне уңай бәялибез. Имтихан вакытын июнь башына күчерү аны тынычрак уздыру мөмкинлеге бирәчәк. Май аенда чыгарылыш сыйныф укучыларының уку программасын ашыкмыйча төгәлләү, кабатлау өчен өстәмә вакыты барлыкка киләчәк. Чыгарылыш кичәләрен гадәттәгечә барлык имтиханнар тәмамланганнан соң үткәрәчәкбез. ВУЗга укырга керүгә килгәндә, анда кабул итү тәртибе шулай ук БДИның яңа расписаниесен исәпкә алып төзәтеләчәк. Шуңа күрә абитуриентлар өчен бернинди кыенлыклар да тумаячак, – дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
14.04.2026 11:21
14.04.2026 06:23
13.04.2026 13:32
13.04.2026 09:08