Лениногорск районындагы массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек яшүсмергә зыян килгән.
ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәлакәт бүген 7:19дә Әлмәт – Лениногорск юлында, Зәй – Каратай һәм Яңа Чыршылы авыллары арасында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Opel каршы як хәрәкәте полосасына чыккан, анда Haval белән бәрелешкән, аннары аларга Toyota бәрелгән.
15 яшьлек яшүсмер һәм өч олы кеше зыян күргән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.
Урынга шәһәр прокуроры чыккан. Тикшерү башланган.
13.02.2026 05:40
13.02.2026 04:13
13.02.2026 02:10
12.02.2026 19:08