Татарстан табибы хантавирусның нинди куркыныч тудыруы турында әйткән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хаертынов “Татар-информ” хәбәрчесенә Андрес хантавирусының ни өчен бик еш үлем очрагына китерүен аңлаткан.
“Хантавирус үлем очракларына китерә – чынбарлык шуны күрсәтә. Көнбатыш илләрдәге төре бездә очрый торганына караганда хәтәррәк. Аларда чирләүчеләрнең 40 процентына кадәр үлем-китем яный”, – дигән медик. Чир иярткән кешенең бер үк вакытта йөрәге һәм үпкәсендә зур проблемалар барлыкка килүгә бәйле бу, дигән белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
13.05.2026 08:03
13.05.2026 08:03
13.05.2026 04:48
13.05.2026 02:50
12.05.2026 20:21