XX Россия венчур форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Атом машинасын карады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова МАХ каналында хәбәр итте.
Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенкога, Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка республика Рәисе Россия электромобиленең уңайлыкларын күрсәтте. Кунаклар инде кайчан һәм кайда сатып алырга мөмкинлеген сорашалар», – дип видеохәбәр урнаштырды Галимова.
09.04.2026 08:33