Бүген иртән Ульяновск өлкәсендәге Бряндино станциясе тирәсендә пассажир поездының җиде вагоны рельстан чыккан. «ТАСС» мәгълүматлары буенча, пассажир вагоннары ауган, кешеләр тәрәзәләр аша чыккан. Оператив мәгълүматлар буенча, поезд составындагы 8 вагонда 415 пассажир булган.
Ульяновск өлкәсендә пассажир поездының берничә вагоны рельстан чыгу сәбәпле, кимендә, 7 кеше зыян күргән. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына Ульяновск һәлакәтләр медицинасы үзәге вәкиле хәбәр итте.
«Әлегә алдан хисаплаулар буенча җиде кеше зыян күргән, аларның берсе – бала», – диде үзәк вәкиле.
Фаҗига нәтиҗәләрен бетерү өчен Ульяновск, Бөгелмә, Сызрань һәм Рузаевка станцияләреннән тергезү поездлары җибәрелгән.
Урында коткаручылар эшли. Зыян күрүчеләр һәм фаҗига сәбәпләре турындагы мәгълүматлар ачыклана.
02.04.2026 13:41