Узган төндә Татарстанга пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) һөҗүменнән соң, матәм игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән хәбәр итте.
«Түбән Камага дошман БПЛАлары күпләп һөҗүм иткәннән соң, һәлак булучылар бар. Шул сәбәпле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, республикада матәм игълан ителде», – дип хәбәр итте Галимова.
10.09.2026 09:53
10.09.2026 06:59
10.09.2026 05:51
10.09.2026 05:45