Балтач гимназиясендә район мәктәпләренең яшь инспекторлары арасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының муниципаль үтте
Балтач юл хәрәкәте юл инспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге үткәргән «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында районыбызның 21 мәктәбеннән малайлар һәм кызлар катнашты.
Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, велосипед төзелешен белү һәм схема буенча өйдән мәктәпкә иң куркынычсыз һәм кыска юлны табу конкурсларында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Барлык конкурслар буенча нәтиҗә чыгарганнан соң җиңүче булып Салавыч күппрофильле лицее командасы табылды, икенче урында Балтач гимназиясе командасы, өченче урында Пыжмара мәктәбе командасы. Котлыйбыз!
29.04.2026 13:17
29.04.2026 12:50
29.04.2026 11:37