Газетабызның агымдагы елның 24 июль санында чыккан «Халык фикеренең нәтиҗәсе бар» дигән язма уңаеннан, редакциябезгә берничә кеше мөрәҗәгать итте. Аларның барысын да бер үк сорау кызыксындыра. «Газетада: «Шәхси хуҗалык коймасыннан соң булган биш метр араны йорт хуҗалары җыештырырга, тәртиптә тотарга тиешләр», диелгән. Бу кагыйдә Сарман өчен дә гамәлдәме?» – дип сорыйлар алар. Без әлеге сорауны Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәриповага юлладык һәм аннан түбәндәге җавапны алдык.
– 2018 елда Сарман авыл җирлеге башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Сарман авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү нормаларын һәм кагыйдәләрен раслау турында»гы 5нче санлы Карары кабул ителгән иде.
Шәхси торак корылмалар, ягъни торак йортлар һәм башкалар өчен кагыйдәләр түбәндәгечә. Хуҗалар яки әлеге шәхси корылмаларны яллап торучылар үзләренең җир участокларын һәм аның янындагы территорияне, ягъни капка төбен җыештырып, карап, үләннәрне чабып, яшел үсемлекләрне тәрбияләп, кисеп, кыш көне кардан чистартып торырга тиешләр. Алар йортларны, корылмаларны һәм архитектура формаларын тиешле санитар халәттә тотарга, ремонтлап, буяп торырга бурычлы. Су агар өчен казылган канауларны, торбаларны чистартып тору да алар вазифасына керә. Каты көнкүреш калдыкларын чүп машинасына гына ташларга ярый. Каты көнкүреш һәм эре габаритлы калдыкларны даими чыгарып тору кирәк. Йортларга урам исемнәре һәм йорт номерлары вәкаләтле органнар белән килешү нигезендә генә куела ала. Шушы ук кагыйдә яктырту фонарьларына да кагыла. Йорт яны коймасының биеклеге, төсе һәм тышкы кыяфәте дә вәкаләтле орган белән килештерелергә тиеш. Газүткәргечләр, электр линияләре, кабельләрнең саклык зоналарында агачлар утыртырга ярамый. Үзәк канализация булмаган очракта, җирле канализация, юынтык сулар чокыры ясау санитар нормалар нигезендә генә рөхсәт ителә. Алар регуляр рәвештә чистартылып һәм дезинфекцияләнеп торырга тиеш. Йорт, инженерлык коммуникацияләре янына транспорт һәм җәяүлеләр якын килә алырлык булсын, бу территорияләргә кар һәм чүп-чар өю тыела. Капка төбенә төзелеш материаллары, утын, күмер, тирес һәм башкаларны өю дә рөхсәт ителми. Шулай ук шәхси торак йорт хуҗалыгы территориясе чикләреннән тыш урында койма куярга; йорт хуҗалыгы һәм аның янындагы территориядә яфрак һәм башка чүпләрне яндырырга; капка төбенә, машина һәм җәяүлеләр йөри торган юлга кар, боз һәм чүпне этеп чыгарырга, сыек көнкүреш калдыклары түгәргә; транспорт юарга; төзек булмаган транспортны сакларга; төзекләндерү объектларын, кече архитектура формаларын, үсемлекләрне кисәргә, җимерергә һәм бозарга, территорияне пычратырга ярамый.
Бу кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык каралган. Гражданнарга – кисәтү яки 2000-3500 сум, вазифаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салына. Ел дәвамында кагыйдә бозу кабатлана икән, гражданнарга – 3500-5000 сум, вазифаи затларга – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф салу каралган.
09.08.2026 01:23