Echo
Экономист Павлов: Индия может начать закупать больше российской нефти
Карасин поддержал Небензю, обвинив США в агрессии против Ирана
Суд в Сочи изъял имущество на 22 млрд рублей у депутатов Госдумы Заксобрания и их пособников
Иран атаковал баллистическими ракетами авианосец США Abraham Lincoln
01-03-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
В Стране

Кукмара районының эксперт-криминалисты Рамил Хәйруллин: Утыз елдан артык хезмәтем дәверендә бик күп вакыйгаларны тикшерергә туры килде

01.03.2026 18:19
Кукмара районының эксперт-криминалисты Рамил Хәйруллин: Утыз елдан артык хезмәтем дәверендә бик күп вакыйгаларны тикшерергә туры килде
Кукмара районының эксперт-криминалисты Рамил Хәйруллин: Утыз елдан артык хезмәтем дәверендә бик күп вакыйгаларны тикшерергә туры килде

1 март — эксперт-криминалист көне.

Әгәр дә ул вакытта юлына участок уполномоченные Азат Хисматов очрамаса, район эчке эшләр бүлеге үзенең бик яхшы хезмәткәрен «югалткан» булыр иде. Чөнки армия хезмәтен үтәп кайткан Рамил Хәйруллинга нәкъ менә дусты Азат Хисматов техник-криминалист эшен тәкъдим итә. Әле кадрлар бүлеге җитәкчесе Раиф Билалов янына кергәндә, Рамилнең бәйләнгән кара шапкасын салдырып, дәрәҗәлерәк күренерсең дип, үзенең куян бүреген дә киертә.

Бу көннәрдән соң 31 ел вакыт үткән инде. Шушы чор эчендә никадәр юллар үтелгән, фоторәсемнәр ясалып, фототаблицалар төзелгән, меңнәрчә бармак, аяк киеме, машина тәгәрмәчләре эзләре алынып, җинаять кылучыларны ачыклауда шактый зур күләмдә эш башкарылган...

Аның бервакытта да йөзеннән елмаю китми. Ихлас, төпле, һәркем белән ачылып сөйләшә, тәрбияле, кирәкле урында гына шаярта һәм нинди генә очрак булса да, һәрвакыт ярдәм кулы суза ул.

Бу минем генә фикер түгел, аның белән бергә эшләгән һәр хезмәттәше әлеге сүзләрне раслый ала.

«Әйе, чын-чынлап үз эшенең остасы ул Рамил Камил улы. Һәр вакыйганы, нинди генә очрак булмасын, аны зур җаваплылык белән тикшерә, өйрәнә, һәр эзгә, һәр күренә торган фактка игътибар бирә. Бик ярдәмчел дә әле ул. Аның төгәллеге, зирәклеге күп кенә авыр җинаятьләрне ачыкларга ярдәм итте», — ди, дистә елдан артык бүлектә тикшерүче булып эшләгән Рузалия Мифтахова.

Рамил белән аеруча күңеленә кереп калган берничә җинаятьне искә алдык:

«Күп еллар элек төрмәдә үз срогын үтәп кайткан адәм бер авылда әби белән бабайны үтерә. Бабайның гәүдәсе өй эчендә ята иде, ә әбине эзләргә бөтен бүлек чыкты. Таба гына алмыйлар бит. Өй базы, чорма, сарай-мунчалар да калмады, бар җирне актардылар. Мин үз эшемне башкарып йөрим, күп итеп фотолар ясадым. Ул чакта фотопленка белән эшли торган фотоаппарат иде. Плёнка бетте дә, аны икенчегә алыштыру нияте белән, караңгы урын эзләп, фотоаппаратны караваттагы каз мамыгыннан ясалган ястык астына тыктым. Шул чакта кулым җылы, йомшак әйбергә тиеп китте, куркып, кулымны кире тартып алдым. Ястыкны күтәреп карасам, үтерүче аның астына әбине бөкләп салып, яшереп куйган иде. Бервакыт хуҗалыклардан эре малларны, сарыкларны урлау күбәйде. Княгор тавына менгәч, тикшерүче Нурсил Дмитриев белән туналган мал тиреләре таптык. Урланган малларны биредә генә эшкәрткәннәр. Карасам, читтәрәк пластик савытлы су шешәсе ята. Алып тикшердем, андагы бармак эзләре безнең мәгълүматлар базасындагы белән чагышмый иде, алга таба ачыклау нияте белән, Казанга җибәрдем. Бер үк төрле кылынган җинаятьләр «серияле» дип атала. Нәкъ менә шул пластик су савытында калган бармак эзләре буенча ачыкланды: әлеге «серияле» эшләрне Мамадыш районы кешесе башкарган булып чыкты. Безнең район фермаларыннан урлаган мал түшкәләрен Теләчегә алып барып тапшырган ул», — дип, хәтер йомгагының бер өлешен сүтеп алды Рамил.

Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең бармак эзләре буенча мәгълүматлар базасында 30 мең кешенең дактилоскопик картасы саклана. Анда минеке дә бар. Чөнки һәркем ирекле рәвештә үзенең бармак эзләрен эксперт-криминалистларга төшерттереп, биредә калдыра ала. (Аллаһы Тәгалә саклый күрсен, әмма бу тормышта әллә нинди аяныч хәлләргә юлыгырга мөмкинсең). Әлеге базада иреклеләрдән тыш, элек хөкем ителгәннәрнең, читтән килеп миграция хезмәте аша теркәлүчеләрнең бармак эзләре бик күп.

«Узган атнада гына бер ир-атка пычак белән кадыйлар. Шешәдәге бармак эзләре, картотекадагы белән дә туры килде, — ди Рамил. — Шул да искә төште әле: бер елны Кукмарада берьюлы ике кешене үтерүче, коралын Шәмәрдән станциясе тирәсендә ташлап калдырдым, диде. Билдән кар ера-ера тимер юл буйлап металл эзләгеч белән пычак эзләдек. Браконьерлык «чәчәк аткан» чорда ау хуҗалыгында эшләгән Волков фамилияле элеккеге егерьның кар чанасына чемоданыбызны куеп, басу-кырларда эзләр артыннан йөрүебез дә бер истәлек булып саклана. Кышкы салкында авыр булса да, коллектив дус булгач, тикшерүчеләр белән эшләргә күңелле иде. Үзәк дәваханәнең элеккеге табиб-патологоанатомы, мәрхүм Тәлгать Каюмовны еш искә алам. Үлем белән бәйле һәр очракка аның белән гел бергә чыга идек».

Соңгы елларда мошенниклык буенча җинаятьләр тормышыбызга локомотив кебек ургылып үтеп керде. Үтерү, урлау, көчләү, кеше талау кебек авыр җинаятьләр арткы планга күчте. Эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, эксперт-криминалистлар 2016 елда — 276, 2017дә 343 тапкыр вакыйга булган урынга чыккан. Ә соңгы ике елда: 2024тә — 72, узган ел 61 тапкыр алар җинаять, юл һәлакәтләре урынын тикшергән.

«Утыз елдан артык хезмәтем дәверендә бик күп вакыйгаларны өйрәнергә, тикшерергә туры килде, — ди эксперт-криминалист Рамил Хәйруллин. — Эшемне чын күңелдән яратып башкарганлыктан, мин аның авырлыгын сизмәдем дә. Хәтта төне буе вакыйга урынында булып, иртән эшкә килгән чаклар да еш була иде. Миңа республикада уникаль эксперт буларак танылган, үз эшен биш бармагыдай белүче Илдар Шәйхетдинов белән шушы еллар дәверендә кулга-кул тотынып эшләргә насыйп булды. Тормышымда шундый чын җитәкче очравына мин бик рәхмәтле. Әле дә аннан киңәш сорыйм, бервакытта да ялгышмавына, терәк булуына, дөрес юлны күрсәтәчәгенә ышанам. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев та, тәҗрибәле җитәкче буларак, хезмәтебезне дөрес итеп аңлый, бәя бирә».

...Рамилнең беренче эш көнендә кулына алган Зенит-11 фотоаппараты «йогышлы» булып чыккан. Шуннан бирле фото һәм видеоларга төшерү тормышының аерылгысыз өлешенә әверелгән. Аны төрле чараларга — очрашуларга, дини бәйрәмнәргә, юбилейларга оператор буларак еш чакыралар. Өендә аның тынгысыз хезмәтен аңлап яшәүче тормыш иптәше Эльвира, әниләре Айгөл белән аларда еш кунак булучы оныклары Риана, Самир көтә. Тик бер генә кеше еракта — улы Динар. Ул инде дүрт елдан артык махсус хәрби операциядә. Динар да исән-имин туган якларга әйләнеп кайткач, тормыш түгәрәкләнеп, тагын да матур төсмерләргә баеп дәвам итәр, дип ышанып яши Рамил.

Share:
Топ новости
  • В Израиле объявили о новых экстренных мерах на фоне кризиса в Иране
    Новости
    В Израиле объявили о новых экстренных мерах на фоне кризиса в Иране

    2026-03-01

  • Глава МИД Ирана Аракчи: Тегеран не намерен перекрывать Ормузский пролив
    Новости
    Глава МИД Ирана Аракчи: Тегеран не намерен перекрывать Ормузский пролив

    2026-03-01

  • Стало известно, кто поможет Ирану при разрастании войны с Израилем и США
    Новости
    Стало известно, кто поможет Ирану при разрастании войны с Израилем и США

    2026-03-01

  • Завоют сирены: в Татарстане завтра пройдет проверка систем оповещения
    Новости
    Завоют сирены: в Татарстане завтра пройдет проверка систем оповещения

    2026-03-01

  • Осужденный за теракт в метро Петербурга стал злостным нарушителем в колонии
    Новости
    Осужденный за теракт в метро Петербурга стал злостным нарушителем в колонии

    2026-03-01

Стратегия
Стратегия

США: иранские ракеты не достигли авианосца «Авраам Линкольн»

01.03.2026 15:02

  • 2

    Около 700 паломников из России застряли на Ближнем Востоке

    01.03.2026 11:07

  • 3

    В Иране заявили о новом ударе по США и Израилю

    01.03.2026 08:09

  • 4

    «Ракетный пасьянс»: Иран обвиняет США в нападении с баз, США обвиняют Иран в агрессии и стирают базы иранцев

    01.03.2026 07:26

  • 5

    Большунов одержал победу в мужском спринте на чемпионате России

    01.03.2026 04:54

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com