Бүген Татарстанда салкынча, болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә кайбер районнарда башланган яңгырлар көндез бөтен республика буенча таралачак.
Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-10 метр тизлектә искән җил көндез кайбер районнарда һәм Казанда да секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстанда +12, +17, Казанда +12, +14 градус җылы булачак.
13.08.2026 23:21
13.08.2026 20:05
13.08.2026 17:32