Шәхси хуҗалыкларда һәм фермерларда мөгезле эре терлек саны кимүе дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларда 81 мең баш терлек калган, бер ел эчендә 5,4 мең башка кимегән. Фермерларда сыерлар саны 12 процентка кыскарган.
Министр әйтүенчә, төп сәбәпләр — эш нәтиҗәлелегенең түбән булуы, ветеринария таләпләренең катлаулануы, шулай ук грантны үзләштереп, биш ел узганнан соң берничә хуҗалыкның ябылуы.
Терлек саны нибары 16 районда гына арткан.
01.04.2026 09:42
01.04.2026 05:09