Агымдагы ел башыннан бирле ана капиталына 7 меңнән артык сертификат гаризасыз рәсмиләштерелгән. Узган ел эчендә 19,3 мең шундый документ рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
«2020 елдан башлап республикада Ана (гаилә) капиталына 127 меңнән артык сертификат рәсмиләштерелгән. Беренче балага дәүләт ярдәме күләме 728 921 сум тәшкил итә. Әгәр беренче бала 2020 елга кадәр, ә икенчесе агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң туган икән, бу сумма 963 243 сум тәшкил итә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Ана капиталына сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә – гаризаларсыз һәм шәхси визитларсыз. Бала туганнан соң мәгълүматлар социаль фондка керә, әзер документ дәүләт хезмәтләре порталындагы ата-ананың шәхси кабинетына җибәрелә.
Сертификатның цифрлы версиясе йөкләп алу һәм бастыру өчен мөмкин, документның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Сертификатта күрсәтелгән ана капиталы күләме ел саен 1 февральдә индексацияләнә.
«Сертификатларны рәсмиләштерүнең актив форматы Татарстанда 2020 елдан бирле гамәлдә. Гаиләләргә гариза бирергә кирәкми, чөнки документ автомат рәвештә формалаша», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.