Быел «Үлемсез полк» 130 меңгә якын кешене берләштерде. Менә шулкадәр халык арасында транспорантлар белән без – КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе студентлары һәм профессорлары да бар идек.
«Үлемсез полк» акциясе берничә ел онлайн форматта узды. Шуңа күрәме икән, халык бик күп иде. Искиткеч күп хәтта ки! Колонна Лев Толстой һәм Карл Маркс исемендәге урамнар киселешендә старт алды. Без исә Кремль урамында кушылдык. Казан федераль университетының һәр институты чыккан иде.
Аеруча КФУның мин укыган Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Югары журналистика мәктәбе укытучылары һәм студентлары актив иде. Бу күренешкә гаҗәпләнәсе дә юктыр ул. Тарих сәхифәләрен актарсак, фронтовик-журналистлар һәм әдипләр тарафыннан күпме окоп газеталары чыгарылган. Шул исәптән татар телендә дә! Үзе бер мисал булып торган күренеш бит! Нинди катлаулы заманда да журналистлар антларына тугры калып, халыкка, хәрби иптәшләренә мәгълүмати һәм рухи азык әзерләгәннәр.
Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе деканы, милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин:
Бүген безнең барыбыз өчен дә бик изге, бик кадерле көн! Чөнки сугыш афәте кагылмаган гаиләләр сирәктер инде ул. Безнең гаиләгә дә Бөек Ватан сугышы бар яклап та кагылган. Минем әтием – Заһит Гарифулла улы да сугыш ветераны. Ул 18 яшьлек яп-яшь егет килеш яу кырына үз теләге белән китә һәм 1942 елда авыр яралана. Һәм озак вакытлар госпитальләрдә дәваланырга туры килә. Тәненә снаряд кыйпылчыгы үтеп кергән була. Әтием 54 яшендә вафат булды, яшьли. Ул чакта мин укый гына идём.
Сугышны искә алырга беркайчан да яратмады… Сезгә тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын иде, ди иде. Аларның кылган батырлыклары, Җиңү хакына булган каһарманлыклары һәрвакыт безнең истә булырга тиеш. Бүген дә без шушы бәйрәмгә чыктык: ветераннарыбызны искә алабыз, аларны данлыйбыз. Ул чорда яшәгән барлык тыл хезмәтчәннәренең дә, ирләре сугыш кырында һәлак булган тол хатыннарның да, сугыш чоры балаларының да фидакарьлеген онытырга хакыбыз юк! Без аларны һәрчак истә тотырга тиеш, 9 Майда гына түгел! Һәм бу безнең символик йөреш-парад шушы батырлыкның бер һәйкәле булсын, – диде Васил Гарифуллин.
Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе мөгаллимәсе Фәнүзә Сираҗиеваның дәү әтисе – Гарәфетдин Сәлахов «Батырлык өчен» медале һәм «Дан» ордены белән бүләкләнгән яу каһарманы булган.
Мин үземнең дәү әтием портреты белән чыктым. Ул Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткан. Мин аның белән нык горурланам. Ул безнең өчен чыннан да, тарихи шәхес һәм аның сөйләп калдырган истәлекләрен гаиләбез белән кадерләп саклыйбыз, – диде ул.
Доцент һәм физика-математика фәннәре докторы Ниазбәк Усеинов белән сөйләшеп алдык.
Һәрвакыт «Үлемсез полк»та катнашырга тырышабыз. Студентларыбызга үрнәк күрсәтәбез. Минем әти – Хәмзә Усеинов тумышы белән Казаннан. Аның белән чиксез горурланам, Әтигә килгәндә, башта ул Урал аръягында күперләрне саклаган. Шуннан Бөек Ватан сугышы башлангач, ул старшина була. Атлы гаскәрләр белән идарә иткән. Сугыштан соң ике аяксыз диярлек инвалид иде. Әмма Бөек Җиңү бәйрәмен ел саен көтеп ала иде. Ул буын кешеләре санаулы гына калып барсалар да, каһарманлыклары белән үлемсез, – дип хатирәләр белән бүлеште ул.
Йөреш 15:00 сәгатьтә башланган иде. Гадәттәгечә колонна шәһәрнең үзәк урамнары буйлап: Карл Маркс урамы буйлап, Лобачевский урамы аркылы, Черек күл паркы һәм Кремль урамы буенча хәрәкәт итте. Йөрешне Меңьеллык мәйданында тәмамладылар. Анда катнашучыларны интерактив бәйрәм программасы көтә иде.
Еллар уза барса да, халкыбызның уртак батырлыгы, ныклыгы турында хәтер сүрелми, киресенчә, яңара, аның бөеклеге арта гына бара.
10.05.2026 02:02
09.05.2026 13:24
09.05.2026 12:12
09.05.2026 11:51