Россиядә 1 сентябрьдән озак сроклы ихтыярый иминият килешүләре нигезендә түләнгән иминият взнослары буенча озак сроклы саклык акчаларына салым вычеты кертетә.
Бу хакта “ТАСС” Салым кодексына кертелгән төзәтмәләргә таянып яза. Төзәтмәдә каралганча, 2025 елның 1 гыйнварыннан (кимендә 10 елга) гомерне ихтыярый иминиятләштерү (30 миллион сум чигендә) килешүләре буенча түләнгән иминият взносларыннан салым вычетына исәп тотып булачак. Шул ук вакытта салым түләүче мондый килешү гамәлдә булганда бер үк вакытта күп дигәндә ике шундый килешүгә генә ия булырга тиеш.
Моның белән беррәттән, балаларга озак сроклы килешүләр кысасында взнослар буенча салым вычеты һәр ата-анага 400 меңнән 500 мең сумга кадәр җиткерелә. Мондый күтәренке салым вычетын бала 18 яшькә җиткәнче яки, көндезге формада укыган очракта – 24 яшькә җиткәнче алырга мөмкин. Салым кодексына үзгәрешләр быел 1 сентябрьдән үз көченә керә.
02.07.2026 04:25
02.07.2026 04:03
02.07.2026 03:05