Echo
Представители Татарстана обсудили развитие культурных связей с Гвинеей-Бисау
Госдума приняла закон о приоритетном зачислении в детсады детей Героев РФ
Конституционный суд Казахстана снял ограничения для переизбрания Токаева
СМИ: Зеленский пропустит основные заседания НАТО в Анкаре из-за Трампа
07-07-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Держать курс

Илфир Искәндәров: «Матур сүзләргә көе дә матур языла»

11.05.2026 18:40
Илфир Искәндәров: «Матур сүзләргә көе дә матур языла»
Илфир Искәндәров: «Матур сүзләргә көе дә матур языла»

«Кулда тальян гармун, күңел тулы җыр-моң...» Әлеге җырны, тальян гармунын сузып, Фән абый Вәлиәхмәтов җырлый иде. Аның кебек тальян гармунга тугры музыкантлар бик аз шул. Мөхтәрәм җырчыбызны да сагынып искә алырга гына калды

Ләкин шунысы куанычлы: Фән абый хезмәтен дәвам иттерүчеләр бар һәм аларның берсе – композитор, автор-башкаручы Илфир Искәндәров. Ул да сәхнәгә тальян гармуны белән чыга. Күптән түгел Казанда узган тәүге концертында да тамашачыны тальян моңы белән ял иттерде. Милли уен коралыбызны сәхнәдән төшермәүче Мамадыш районы егете Илфир Искәндәров белән якыннанрак танышыйк.

– Илфир, Казанда концертың беренче тапкыр гына булса да, зал тулы иде. Күңелдә ниндирәк хисләр калды?

– Казан концерты бик дулкынландыра шул ул. Башта көнен билгеләп куйгач та борчылган идём, тамашачы килер микән, дип тә уйлыйсың. Ләкин билетлар бик тиз сатылып бетте. Районнарда, авылларда залда кеше азрак була бит. Ә монда зур зал алдында чыгыш ясарга кирәк. Бар да яхшы гына узып китте. Тамашачы җылы каршы алды, үземнеке дип тоеп эшләдем, алга таба иҗат итәргә миңа көч өстәделәр.

– Сәхнәдә җырчылар гадәттә гармунга, баянга кушылып җырлый. Тальян белән чыгыш ясаучылар, бигрәк тә милли уен коралыбызга кушылып җырлаучылар юк диярлек. Ә син үзең уйныйсың, үзең җырлыйсың.

– Мин тальянны бик яратам. Халык җырларын тальянга кушылып җырлау бөтенләй икенче төрле кабул ителә. Башта искерәк тальяным бар иде. Аннары Айрат абый Харисовтан яңасын ясатып алгач, кулдан бер дә төшерәсе килмәде. Шуннан Фән абый Вәлиәхмәтов репертуарындагы җырлар белән кызыксына башладым. Үзем язган җырлар күп булса да, аныкыларны да башкарасым килде.

– Син быел Фән Вәлиәхмәтовның тууына 75 ел тулуга багышланган «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм» конкурсында Гран-при алдың һәм Айрат Харисов ясаган тагын бер тальянга ия булдың.

– Әлеге конкурста катнашырга да Айрат абый тәкъдим итте. Бәйгеләргә йөрергә бик яратмыйм. Шулай да Фән абыйның җырларын тыңлый башладым, кызыксынып киттем һәм үземне сынап карарга булдым. Уфага тальян гармун оту максаты белән бармадым. Фән абыйның иҗаты белән якыннанрак танышырмын, бер йөреп кайтыйм әле дип кенә киттем. Ә аннан тальян гармунга ия булып кайттым. Хәзер өч тальяным булды. Өйдә башка гармуннар да бик күп.

– Иң беренче тапкыр тальян моңына кайчан игътибар иттең?

– Бала чакта, бабай, әти уйнаганда. Гармунда уйнарга биш яшьләр тирәсендә әти өйрәтте. Әле дә хәтеремдә: Рәсим абый Низамовның «Каеннар арасында» дигән җырын тыңлап өйрәндем, көе бик җайлы иде, гармун телләренә бер-бер артлы басасы гына. Аннары, кызыксынып, баянда уйнарга да өйрәндем. Балалар бакчасында йөргәндә үк башкалар кебек уенчыклар белән уйнамый идём. Урындыкны әйләндереп куеп, гармунда уйнаган кыяфәт чыгарып утыра идём. Тәрбияче апа да әти-әнигә: «Илфир артист булыр, ахры», – дип әйтә торган булган.

– Ә иң беренче җырыңны кайчан яздың?

– Мәктәптә укыганда. Хәзерге кебек булмаса да, телефоннар бар иде, шунда саклый идём. Ләкин кеше көләр дип, беркемгә дә тыңлатмадым. Әниләргә дә күрсәтмәдем. Телефоным ватылып, бик күп җырларым юкка да чыкты. Мин бит башта җырчы булып җырлап йөрмәдем, музыкант буларак эшләдем. Алга таба репертуарымны баетып җырлый башлагач, башка җырчылар да игътибар итте.

– Күңелдә җыр ничек туа?

– Туасы җыр шигырьне карап утырганда ук барлыкка килә ул. Кайвакыт: «Язып бир әле», – дип шигырьне бирәләр, язып булмый. Көй текстның нинди булуыннан да тора. Матур шигырь сүзләренә көе дә матур туа.

– Ничә җырың бар?

– 600 ләп бар инде. Алар барысы да халыкка чыкмаган.

– Кайбер авторлар концертларда исемнәрен әйтмәгәнгә үпкәли. Син ничек?

– Әйткәне әйтә инде аның. Артистның концертына барсаң, синең җырны башкарса, килгәнеңне белеп әйтергә дә мөмкин. Һәр концертта, һәр җыр саен әйтеп барса, халыкны да арытадыр, дип уйлыйм. Мин әйтмәсәләр дә үпкәләмим. Интернет челтәренә чыкканда, авторлар исемнәре барыбер күренә бит.

– Җырларыңны күпмегә сатасың, сер булмаса әйт әле?

– Сер түгел, 30 мең сум тирәсе.

– Автор-башкаручы иҗат акчасына гына яши аламы?

– Була, минемчә. Төрле авторлар төрлечә сата бит. 50 меңгә сатучылар да бар.

– Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Иҗаттан кала тагын нинди шөгыльләрең бар?

– Бар эшне дә беләм. Төзелештә дә эшли алам. Без бит – авыл малае. Көрәшче дә идём. Иҗатка кереп киткәч кенә читләштем. Көрәшне ташлыйсым килмәгән иде. Укырга да теләмәдем. Нәрсә эшләрмен инде мин бу иҗат белән дип уйладым. Ләкин бабай киңәшен тыңладым. Хәзер аңа рәхмәтлемен. Үзе мәрхүм булса да, истәлеге калды. Пенсия акчасын җыеп, ул миңа гармун алып биргән иде. Мин аны хәзер саклап тотам. Ничә ел чыгыш ясап та йөрдем.

– Улларыңа мирас булып калыр. Аларда иҗатка тартылу сизеләме соң?

– Алар әле кечкенә. Олысына 5 яшь. Үз юллары белән китәрләр, дип уйлыйм.

– Сабан туйларында да чыгыш ясыйсың. Шул вакытларда мәйдан уртасына кереп, бер бил алышасы килгән чаклар буладыр әле...

– Спорт остасы дәрәҗәләренә җитмәдем инде. Шулай да беренче, икенче урыннарны алдым. Иҗатка кереп китмәгән булсам, бәлки зуррак уңышларга да ирешкән булыр идём. Баштарак Сабан туенда җырлаганда ымсынулар булгалады. Үзем җырлыйм, үзем көрәшчеләрдән күзне алмый идём. Минем хәзер төп максатым – гаиләм белән матур гына яшәп, җырлар иҗат итү. Аларны тамашачыга җиткерәсем килә.

Автор: Энҗе Шәйхетдинова.

Чыганак:

Share:
Топ новости
  • Министр иностранных дел Сергей Лавров высказался о статусе Константиновки
    Новости
    Министр иностранных дел Сергей Лавров высказался о статусе Константиновки

    2026-07-07

  • На трассе М-7 в Татарстане Hyundai врезалась в грузовик - один человек пострадал
    Новости
    На трассе М-7 в Татарстане Hyundai врезалась в грузовик - один человек пострадал

    2026-07-07

  • Полковник Баранец назвал условие для освобождения Одессы: что изменилось в ходе СВО
    Новости
    Полковник Баранец назвал условие для освобождения Одессы: что изменилось в ходе СВО

    2026-07-07

  • Столица под обстрелом - за ночь сбито более 430 вражеских дрона 07/07/2026 – Новости
    Новости
    Столица под обстрелом - за ночь сбито более 430 вражеских дрона 07/07/2026 – Новости

    2026-07-07

  • Пропавшую 15-летнюю девочку нашли в Кызыле
    Новости
    Пропавшую 15-летнюю девочку нашли в Кызыле

    2026-07-07

Стратегия
Стратегия

В Москве арестован экс-советник главы Красносельского округа Кирилл Суворов

07.07.2026 06:33

  • 2

    Названа зарплата Елены Блиновской в колонии

    07.07.2026 06:01

  • 3

    На Западе сомневаются, что переговоры Трампа и Зеленского пройдут успешно

    07.07.2026 05:00

  • 4

    Грозы, град и ураганный ветер ожидаются в Татарстане в этот вторник 07/07/2026 – Новости

    07.07.2026 02:10

  • 5

    Минобороны РФ: уничтожены 4 украинских катера на Днепре

    07.07.2026 00:11

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com