Echo
Лавров: РФ могла бы уже год жить в мире после договоренностей в Анкоридже
Три пожара произошли в Таганроге после массированной атаки
Расим Баксиков провел урок мужества в школе Азнакаевского района Татарстана
Спецслужбы ФРГ сообщили о росте экстремизма в бундесвере на 26%
15-09-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Новости

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин Сабада өстәл теннисы буенча халыкара турнирны ачтылар

22.03.2026 07:23
Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин Сабада өстәл теннисы буенча халыкара турнирны ачтылар

Бүген Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә (Саба районы) Өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм Өстәл теннисы буенча XXIV ачык шәхси-команда республика ярышлары ачылды.

Ярышларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты киңәшчесе, Россия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы әгъзасы Игорь Левитин һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов старт бирде.

19-22 мартта уза торган турнир РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Ярышлар ел саен уздырыла. 2024 елдан алар халыкара статус алды.

Рөстәм Миңнеханов ярышларда катнашучыларны сәламләде. «Быел турнирда алты ил, Россиянең 14 төбәге, Татарстанның 40 районы һәм шәһәре катнаша. Ярышларда барлыгы 262 иң көчле спортчы катнаша. Бик җитди турнир. Федераль коллегаларыбызга аерым рәхмәт. Без спорт инфраструктурасын системалы рәвештә үстерәбез. Барлык катнашучыларга да җиңүләр, лаеклы һәм гадел ярышлар телибез", — диде республика Рәисе.

Игорь Левитин билгеләп үткәнчә, Саба районында өстәл теннисы буенча ярышлар традициягә әйләнде һәм менә 24 ел инде бирегә төрле илләрдән иң яхшы спортчыларны җыялар. Ул чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

Татарстанда өстәл теннисы — динамикалы рәвештә үсә торган спорт төрләренең берсе. Республикада аның белән 15 меңнән артык кеше шөгыльләнә, ә спорт мәктәпләрендә 2 меңгә якын яшь кеше шөгыльләнә. Узган ел республикада өстәл теннисы буенча берьюлы 5 махсуслаштырылган спорт үзәге ачылды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Кәеф» яшьләр үзәгендә һәм «Оста» балалар иҗаты үзәгендә булды. «Кәеф» яңа пространствосы балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен. Биредә уен зонасы, скейт — һәм эйр-парклар, скалодром, хореография залы һәм компьютер зонасы каралган.

«Оста» үзәгенең яңа бинасында 16 юнәлеш буенча эш алып барыла. Алар арасында агач һәм металл эшкәртү, чүлмәкчелек һәм тегү эше, мозаика, рәсем сәнгате, физика, химия, биология кабинетлары һ.б. укучылар компьютер классында шөгыльләнәләр, уку телестудиясендә эшлиләр, техник модельләштерүгә өйрәнәләр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин Саба районына визитлары барышында РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов каберенә һәм һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Share:
Next Post
Азиатско – Тихоокеанский банк: как защититься от телефонных мошенников.
Топ новости
  • «Таврида.АРТ» представила на МФМ‑2026 шоу «Вызов»: как обычные люди совершают невозможное
    Новости
    «Таврида.АРТ» представила на МФМ‑2026 шоу «Вызов»: как обычные люди совершают невозможное

    2026-09-15

  • Николай Басков рассказал о психологическом состоянии
    Новости
    Николай Басков рассказал о психологическом состоянии

    2026-09-15

  • Перинатальный центр спас беременную и ребенка от аритмии в Приморье
    Новости
    Перинатальный центр спас беременную и ребенка от аритмии в Приморье

    2026-09-14

  • Стратегические запасы нефти в США упали до минимума с 1982 года
    Новости
    Стратегические запасы нефти в США упали до минимума с 1982 года

    2026-09-14

  • Жасмин получила знак Дагестана за милосердие и поддержку на 500 млн
    Новости
    Жасмин получила знак Дагестана за милосердие и поддержку на 500 млн

    2026-09-14

Стратегия
Стратегия

Как отличить оригинал сумки от подделки

15.09.2026 07:02

  • 2

    ИИ OpenAI нашел решение задачи тысячелетия за 88 часов

    14.09.2026 20:55

  • 3

    МЧС России разрешило продажу противогазов с 1 марта 2027 года

    14.09.2026 19:40

  • 4

    Гороскоп на 15 сентября: Овнам — решение, Весам — признание

    14.09.2026 11:11

  • 5

    Минниханов: новый Центр стрельбы из лука в Казани станет площадкой для будущих чемпионов

    14.09.2026 11:10

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com