Татарстанда 12 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов әйтте.
“Татарстанда 12 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар һәр шимбәдә Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Камада узачак. Ярминкәләрдә бәяләр ваклап сату бәяләреннән 10-30 процентка түбәнрәк. Шуңа күрә дә аларга карата ихтыяҗ зур”, – диде ул.
Ленар Гарипов әйтүенчә, 2025 елда ярминкәләргә 2 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе алып килгәннәр.
11.09.2026 12:41
11.09.2026 11:23
11.09.2026 11:02