Чаллыда яшәүче бер ир-ат мошенниклар корбанына әйләнгән. Аферистлар башта аңа посылка килүе турында хәбәр итеп, смс-хәбәр белән җибәрелгән кодны кулларына төшергәннәр.
Ир-атның счетына керү мөмкинлеге алгач, бу юлы инде хокук саклау органнары хезмәткәрләре буларак шалтыратып, җинаять җаваплылыгы белән янаганнар. Аферистлар ун көн буе ир-атка тынгылык бирмәгәннәр. Шушы вакыт эчендә аны 1 миллион сумлык кредит алырга, машинасын сатып, барлык акчасын үзләренә тапшырырга күндергәннәр. Ир-ат, алдануын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгатылган. Мошенникларны эзлиләр.
10.09.2026 05:51
10.09.2026 05:45
10.09.2026 01:04