Россия Эчке эшләр министрлыгы, полиция хезмәткәре булып тормасалар да, полициянең билгеле бер бурычларын үти алырдай хезмәткәрләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим иткән. Бу җәһәттән боерык проекты хокукый актлар порталына урнаштырылган, дип яза «ТАСС».
Документта полиция статусына ия булмаган эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен полиция эшенә җәлеп итү тәртибен раслау күздә тотыла.
Эшкә керешкәнче, хезмәткәрләр норматив актларны өйрәнергә һәм полиция бурычларын үтәү өчен кирәкле күнекмәләргә өйрәнергә тиеш. Шуннан соң аларның белемнәрен тикшерәчәкләр. Бары тик тикшерүне уңышлы узучылар гына эшкә алыначак.
27.02.2026 13:52
27.02.2026 13:51
27.02.2026 10:14
27.02.2026 09:51