Бүген, 19 февральдә, Татарстанда салкын һава торышы сакланачак, әмма көндез температура күтәреләчәк, дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Көчле явым-төшем ихтималы аз. Иртән кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда, төнлә төшкән томан саклана.
Көндез секундына 4-9 метр тизлек белән төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан искән җил урыны белән секундына 12 метрга кадәр көчәя. Юлларда бозлавык саклана.
Төнлә һәм иртән булган -20...-25 (аязганда -29) градуслардан соң көндез -9..-14 градуска кадәр температура күтәреләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
24.04.2026 13:33
24.04.2026 11:09