Echo
Воздушная тревога объявлена в Киеве и десяти украинских регионах
Артём Жога: Мошенники украли 9 млрд рублей у жителей УрФО
Оптовая цена на сельдь резко упала в России
Андреева и Рублев вышли в полуфинал микста на US Open
28-08-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
В Мире

Габделхак Мотыйгуллин: «Корбанга сарык эзләп, башка төбәкләргә йөрергә кирәкми»

14.05.2026 13:07
Габделхак Мотыйгуллин: «Корбанга сарык эзләп, башка төбәкләргә йөрергә кирәкми»
Габделхак Мотыйгуллин: «Корбанга сарык эзләп, башка төбәкләргә йөрергә кирәкми»

27 майда мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, Татарстанда барысы 200 меңләп сарык бар, ә корбанга якынча 13 мең сарык чалына, ягъни үзебездә булган сарыклар саны ихтыяҗны каплый. Республикага мал чире кермәсен өчен, башка төбәкләрдән сарыклар алмаска киңәш ителә.

«Аеруча куркыныч йогышлы авырулар куркынычы саклана. Корбанлык өчен чит төбәкләрдән республикага сарыклар алып кайтмауны сорыйбыз. Республикада 200 меңнән артык сарык бар – бу җитәрлек», – дип сөйләде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, башка төбәкләрдә йогышлы авырулар буенча проблемалар күп. Читтән ящур, бруцеллез кебек авырулар керү куркынычы бар.

«Әмма алып-сатарлар өчен башка төбәкләргә чыгу, аннан арзангарак алып, монда кыйммәткәрәк сату отышлы. Бу бәйрәм елына өч көн дәвам итә, әгәр республикага читтән ниндидер авыру кертсәк, проблемасы бик озак дәвам итәчәк. Шуңа күрә читтән алмавыгызны сорыйбыз. Безнең төп бурыч – иминлек, аеруча куркыныч йогышлы авыруларны булдырмау. Кыскасы: корбанга сарык эзләп, башка төбәкләргә йөрергә кирәкми», – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда республика халкы бу таләпләргә җаваплырак карый башлаган. Әмма чит төбәкләрдән малларны законсыз рәвештә алып кайтырга тырышу очраклары әле дә теркәлеп тора.

Быел республикада корбан чалу өчен 61 мәйданчык оештырыла, шуларның 17се Казанда эшләячәк. Бәйрәм көннәрендә бу мәйданчыкларда Ветеринария идарәсе хезмәткәрләре кизү торачак.

«Чалынган итнең күп өлеше социаль оешмаларга тапшырыла, ветеринар таныклыклар, ветеринар-санитар экспертиза эшләү буенча безнең яктан бернинди проблемалар да булмаячак.

Бәяләр буенча да бернинди сикереш булырга тиеш түгел. Башка төбәкләрдән алып кайтуны тыйгач, республикада бәяләр күтәрелде дигән әйбер була алмый», – диде урынбасар.

Ул, шулай ук, Казанда корбан чалу мәйданын шәһәрдән читкә чыгару омтылышы булуын әйтте.

«Без Казан янында тиешле мәйдан булдырырга омтылабыз. Чаллыда андый мәйдан бар, ул шәһәр эчендә түгел. Башкарма комитет дәрәҗәсендә бу сорауны күтәрәчәкбез. Ул кешеләргә дә җайлы булырга тиеш, һәр як канәгать булырга тиеш», – дип сөйләде Габделхак Мотыйгуллин.

Share:
Топ новости
  • Кириенко сообщил о модернизации пункта пропуска "Нижний Зарамаг"
    Новости
    Кириенко сообщил о модернизации пункта пропуска "Нижний Зарамаг"

    2026-08-26

  • В Челнах на «Фестивале труда и доблести» чествовали 15 тружеников города
    Новости
    В Челнах на «Фестивале труда и доблести» чествовали 15 тружеников города

    2026-08-26

  • Швеция одобрила изменения методов шпионажа в России
    Новости
    Швеция одобрила изменения методов шпионажа в России

    2026-08-25

  • Алькарас и Уильямс победили в первом круге микста на US Open
    Новости
    Алькарас и Уильямс победили в первом круге микста на US Open

    2026-08-25

  • Посольство России в Молдавии отвергло обвинения в поддержке Гагаузии
    Новости
    Посольство России в Молдавии отвергло обвинения в поддержке Гагаузии

    2026-08-25

Стратегия
Стратегия

Оплата в цифровых рублях появится на сайте и в офисах «Аэрофлота»

26.08.2026 15:45

  • 2

    Режим чрезвычайной ситуации ввели в трех округах Сахалина из-за циклона

    26.08.2026 02:43

  • 3

    Медведи в Красноярском парке "Ергаки" угрожают безопасности людей

    26.08.2026 00:27

  • 4

    Вакцинация от гриппа: Роспотребнадзор назвал идеальный месяц для укола, и это не декабрь

    25.08.2026 21:46

  • 5

    Зеленский присвоил Стефанчуку ранг чрезвычайного и полномочного посла

    25.08.2026 17:44

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com