Милли мессенджер «МАКС»та канал һәм чат авторларына быел җәйдә платформа эчендә туры эфирлар һәм стримнар үткәрү мөмкинлеге ачылачак.
Бу хакта РИА Новости интервьюсында хезмәтнең генераль директоры Фәрит Хөснияров хәбәр итте.
«Комментарийлар һәм историялардан тыш, быел җәйдә авторларга чатлар һәм каналларда туры эфирлар һәм стримнар да ачылачак – хәзерге вакытта бу мөмкинлек “VK Видео” белән интеграция аша гамәлгә ашырыла», – диде ул.
Шулай ук Хөснияров көзен хезмәттә киңәйтелгән аналитика, продвижение өчен кораллар һәм каналларның өстәмә көйләнмәләре эшләтеп җибәреләчәген сөйләде.
Чыганак: татар-информ
11.07.2026 16:10
11.07.2026 08:08
11.07.2026 07:16
11.07.2026 05:05