Бүген Татарстанда болытлы һава торышы саклана.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көндез урыны белән җепшек кар һәм буран көтелә.
Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 6-11 м/с, урыны белән 15 м/с ка кадәр җитә.
Көндез максималь температура -3..-8 градус, урыны белән көньяк-көнчыгыш районнарда +1..-2 градус булачак.
Юлларда бозлавык булганлыктан сак һәм игътибарлы булу сорала.
12.05.2026 15:56
12.05.2026 14:47