Татарстанда 1 сентябрьдән муниципаль торак контроле бетерелә.
Бу хакта «Закон үз көченә керде» рубрикасында Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
Җирле үзидарә органнарының әлеге өлкәдәге вәкаләтләре төбәк дәрәҗәсенә тапшырыла. Үзгәрешләр республика законнарын федераль нормаларга тәңгәлләштерү белән бәйле.
Сүз, атап әйткәндә, 2026 елның 20 февралендә кабул ителгән 23нче федераль закон нигезләмәләре турында бара, алар шулай ук 1 сентябрьдән муниципаль торак контролен бетерүне күздә тота.
01.09.2026 06:31
26.08.2026 15:45
26.08.2026 00:27