Актаныш районының «Алга» һәм «Ташкын» хуҗалыклары басуларында урып-җыюның иң кызган мәлендә баш агроном Илназ Нәбиев белән әңгәмә корып алдык. Аның белән аралашу — чын мәгънәсендә җирнең җаны белән сөйләшүгә тиң.
Урак дәвере — һәр агроном өчен ел дәвамында кылган хезмәтнең нәтиҗәсен күрә торган җитди имтихан ул. Тәҗрибәле баш агроном Илназ Нәбиев өчен бу көннәр — таң атудан алып кояш батканчыга кадәр басу юлларыннан чаба, чөнки хәзер һәр гектарның уңышын исәпләп, комбайннарны көйләү вакыты.
Илназ Факис улы һәр санны, һәр күрсәткечне яттан белеп сөйли. Бу — үз эшенә булган тирән мәхәббәт һәм җаваплылык нәтиҗәсе.
«Алга» һәм «Ташкын» хуҗалыклары берлектә эшлибез. Июль ахырында көзге культураларны җыеп алырга керештек. «Алга» хуҗалыгында 700 гектар көзге бодай мәйданын тулысынча җыеп алдык. Уңышы сокланырлык — һәр гектардан уртача 76,4 центнер уңыш алдык! — дип, шатлыгы белән уртаклашты ул.
«Ташкын» хуҗалыгындагы 550 гектар көзге бодай мәйданында да урак дәвам итә — монда уртача уңыш 53 центнер. Илназ Нәбиев әйтүенчә, игеннең сыйфаты куандыра: җилемсәлелек күрсәткечләре югары, ашлык коры- 3 нче класска тарта.
Баш агроном өчен басудагы эшнең ритмы мөһим. Басуларга һәр көнне 6 комбайн чыга, ашлык ташучы КАМАЗлар туктаусыз эшли. Җыйган ашлыкны саклауның яңа технологиясен кулланалар — орлыкны зерноток аша чыгарып, махсус полимер җиңсәләргә тутырып баралар.
Салават Мингазов, Азат Мохитов, Ирек Шәкүров, Рамил Әүхәдиев, Альберт Әгълиев кебек тәҗрибәле комбайнчыларның, алар янында канат астында үсеп килүче яшьләрнең хезмәтеннән башка урып-җыюны башкарып чыгу мөмкин түгел, агроном Илгиз Фаик улы бу исемнәрне аерым горурлык белән искә алды.
Көзге бодайны җыеп алуга, Илназ Нәбиев җитәкчелегендәге агрономия хезмәтен зур куләмле яңа эш көтә. Алда — 510 гектарлык арпа майданнары, 629 гектар язгы бодай, шулай ук 1100 гектар көнбагыш, 1387 гектар җитен һәм 487 гектар соя мәйданнары.
Аллаһ боерса, комбайннар шулай туктаусыз эшләп торса, һава шартлары мөмкинлек бирсә, урып-җыюларны үз вакытында һәм югалтуларсыз тәмамларга тиешбез, — дип ышаныч белән нәтиҗә ясый баш агроном.
Җирне яраткан, уңышның һәр бөртеген кадерләгән Илназ Нәбиев шикелле белгечләр барда — хуҗалыкның да, районның да табыннары мул, келәтләре ашлык белән тулы булыр!
«Ташкын» хуҗалыгындагы урып-җыю батыры турында биредә укыгыз.
04.08.2026 11:41
04.08.2026 09:43
04.08.2026 03:41