«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналистларны, редакторларны, нәширләрне һәм медиатармак хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы матбугаты көне белән котлады.
«Безнең барыбызны да, медиа тармагы хезмәткәрләрен, уртак миссия бәйли. Әлеге миссия кешеләргә дөреслекне җиткерү, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен ныгыту, төрле буын, милләт һәм дин вәкилләрен берләштерүдән гыйбарәт», – дип искәртте Сәлимгәрәев.
Ул шулай ук массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күп еллар эшләүче ветераннарга рәхмәт белдерде һәм яшь белгечләргә мөрәҗәгать итте.
«Күп еллар дәвамында массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә фидакарь хезмәт иткән кешеләргә карата хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Ә үз юлын яңа гына башлап җибәрүчеләргә югары профессионализмга омтылуларын һәм катлаулы үрләрне яулаганда кыюлык телисем килә», – дип билгеләп үтте «Татмедиа» җитәкчесе.
«Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, киләчәктә иҗади уңышлар һәм җәмгыятькә хезмәт итү эшендә бетмәс-төкәнмәс энергия телим!» — диелә котлауда.
19.05.2026 15:14
19.05.2026 13:56
19.05.2026 07:32