Echo
Гибель собак после прививки: Россельхознадзор постановил уничтожить серию вакцины «Мультикан‑8»
В Татарстане простаивает почти тысяча объектов недвижимости
С экс-замминистра обороны РФ Тимура Иванова взыщут долги за ЖКУ
Думская неделя в Иркутске: депутаты обсудят тепловой луч, школу «Крылья» и новые автовокзалы
22-09-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Персонально

Хезмәттәшләрем арасында волейбол турниры үтте

23.04.2026 05:02
Хезмәттәшләрем арасында волейбол турниры үтте
Хезмәттәшләрем арасында волейбол турниры үтте

Без бергә, без көчле

Кешеләргә мәгълүмат җиткерүнең төрле ысуллары бар. Куркынычсызлык, хезмәтне саклау темаларына килгәндә, бу аеруча игътибар һәм җаваплылык сорый. Календарьда апрельнең 28нче көне Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак билгеләнгән. Әлеге уңайдан, узган ел "Арча" спорт мәктәбендә балалар өчен рәсем бәйгесе уздырган идек. Гади бәйге генә итеп калмыйча, чараны концерт формасында әзерләдек. Йөздән артык бала төрле категорияләрдә чыгыш ясады, җиңүчеләргә тәмле күчтәнәчләр тапшырылды. Быел исә чараны үзебезнең хезмәттәшләр арасында уздырырга уйладым. Әлеге фикерне "Арча" спорт мәктәбе баш инженеры Вәлеев Ислам Әхмәди улы шунда ук күтәреп алды. Төп максат — хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча фикер алышу гына түгел — ә вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздыру да иде. Нәтиҗәдә, хезмәттәшләрем арасында командаларга бүленеп волейбол турниры оештырырга дигән фикер барысына да ошады. "Арча" спорт мәктәбе директоры Сәләхов Марат Радик улы тантананы ачып җибәрде. Чара барышында минем тарафтан куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау буенча чыгыш ясалды, уенчыларга дәрт биреп алу өчен программада концерт номерлары да урын алган иде. Анда да үзебезнең хезмәткәрләр актив катнашты:Габдуллин Винер, Җәләлетдинова Нәридә апа һәм Гайфуллина Рәмзия апа матур җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бердәм рух булдырып, аралашып, шул ук вакытта каннарны язып җибәрергә менә дигән мөмкинлек булды бу. Турнир тәмамлангач җиңүчеләргә мактау грамоталары, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Чараның иң тәмле өлеше — зур казанда пешкән телне йотарлык пылау булды. Бу эштә вакытларын жәлләмичә килеп безне сыйлаган авылдашларым Айгөл апа һәм Радик абый Фәйзрахмановларга аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Чара бер сулышта үтеп тә китте, һәркем кәнәгать иде. Зур нәтиҗәләргә күмәк көчтән башка ирешү кыен, чараны оештыру эшендә ярдәм күрсәткән, минем белән бер дулкында булып янып — көеп йөргән хезмәттәшләремә олы рәхмәтләремне ирештерәм. Без бергә, без көчле!

Хәлиуллина Зөбәрҗәт,

"Арча" спорт мәктәбендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы инженеры

Share:
Топ новости
  • Яна Лантратова взяла на контроль помощь обманутой аферистами жительнице РТ
    Новости
    Яна Лантратова взяла на контроль помощь обманутой аферистами жительнице РТ

    2026-09-16

  • Песков: Японии не стоит ждать послаблений по безвизу на Курилы
    Новости
    Песков: Японии не стоит ждать послаблений по безвизу на Курилы

    2026-09-16

  • Ак Барс Банк подвел итоги благотворительной акции «Скоро в школу» 16/09/2026 – Новости
    Новости
    Ак Барс Банк подвел итоги благотворительной акции «Скоро в школу» 16/09/2026 – Новости

    2026-09-16

  • Самолет-разведчик страны НАТО вновь заметили у российской границы
    Новости
    Самолет-разведчик страны НАТО вновь заметили у российской границы

    2026-09-16

  • Комитет Заксобрания Иркутской области поддержал сохранение льгот для 179 работников социальных учреждений
    Новости
    Комитет Заксобрания Иркутской области поддержал сохранение льгот для 179 работников социальных учреждений

    2026-09-16

Стратегия
Стратегия

В Татарстане восстановили леса на 2,5 тысячи гектаров

16.09.2026 09:59

  • 2

    В Татарстане рассказали о готовности к выборам в Госдуму

    16.09.2026 07:27

  • 3

    Россия столкнется с новой погодной угрозой из-за глобального потепления

    16.09.2026 05:45

  • 4

    Академия «Рубина» объявила набор мальчиков 2020-2021 годов рождения

    16.09.2026 05:03

  • 5

    Дмитриев: АдГ добивается успеха, действуя вопреки евробюрократам

    15.09.2026 20:29

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com