Пермь мәктәбендә пычак белән коралланган яшүсмер укытучыга һөҗүм иткән - педагогны бик авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
Вакыйга иртәнге 8ләр тирәсендә 5 нче мәктәпкә була. 17 яшьлек укучы укытучыга берничә пычак җәрәхәтләре ясаган. Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин хәбәр иткәнчә, зыян күрүче хастаханәдә, аның хәле бик авыр дип бәяләнә — табиблар укытучының гомере өчен көрәшә.
Һөҗүм итүчене тоткарлаганнар. Урында көч структуралары хезмәткәрләре эшли. Һөҗүмнең сәбәпләре ачыклана.
16.09.2026 07:27
16.09.2026 05:03
15.09.2026 20:29