Бүген, 10 мартта, Казанда 118 ел элек куелган температура рекорды яңартылган,
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә термометр баганалары -30,5 градуска кадәр төшкән.
10 март өчен Татарстан башкаласында һава температурасының алдагы абсолют минимумы 1908 елда «Казан-Университет» метеостанциясендә теркәлгән. Ул вакытта температура -27,3 градус булган.
05.08.2026 11:26