Украинаның пилотсыз очкычы Уфаның Затон микрорайонындагы торак йортка эләккән. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, бер кеше зыян күргән, өске катлардагы пыялалар ватылган. Тагын бер пилотсыз очкыч сәнәгать зонасына төшкән.
«Уфаның сәнәгать предприятиеләренә чираттагы террорчылык һөҗүмен кире кактык. Барлыгы алты пилотсыз очу аппараты килде, шуларның дүртесе бәреп төшерелде. Берсе сәнәгать зонасында төшкән, бераз янгын чыккан, хәзер без аны сүндерәбез. Тагын бер БПЛА Затон микрорайонындагы торак йортка эләккән. Өске катлардагы пыялалар ватылган, шулай ук калдыклары һәм кыйпылчыклары парковкаланган машиналарга эләккән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бер кеше зыян күргән. Аны хастаханәгә салалар һәм хәзер барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», — дип язган Хәбиров МАКСтагы каналында.
19.08.2026 05:58
19.08.2026 04:03