Echo
Энтомолог ответила, надо ли свердловчанам бояться нашествия ядовитых пауков
Нижнекамскнефтехим предупредил жителей о дымлении в промзоне 13 августа
Город Орск в Оренбургской области подвергся атаке беспилотников
Врачи одобрили «хлебную диету» россиян: потребление упало до минимума
13-08-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Держать курс

Буадагы коточкыч янгын 3 кешенең гомерен өзгән, тагын икесе яшәү белән үлем арасында...

13.08.2026 01:01
Буадагы коточкыч янгын 3 кешенең гомерен өзгән, тагын икесе яшәү белән үлем арасында...
Буадагы коточкыч янгын 3 кешенең гомерен өзгән, тагын икесе яшәү белән үлем арасында...

Кичә иртән республика халкын Буа районы Яңа Чәчкап авылындагы фаҗига тетрәндерде. Көчле янгын 50 ел бергә гомер кичергән Гөлшат һәм Мөслим Сөбхановлар һәм киленнәре Гөлчәчәкнең гомерен өзә. Аларның уллары Илдар һәм оныклары Илназ хастаханәдә үлем белән яшәү арасында бәргәләнә. «Интертат» авыл халкы белән сөйләште.

«Гөлшат апа инде чыгу юлында булган, Мөслим абыйны бүлмәсеннән табып алдылар...»

Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы Динә Габдрахманова сөйләвенчә, янгын кичә төнге уникенче яртылар тирәсендә башлана. Авылның татлы йокыга талган, ә яшьләрнең кич чыгу вакыты бу. Шуңа да, бәла ишек каккан йортка беренчеләрдән булып урамдагы бер төркем яшьләр килеп җитә. Кычкырган тавышларны ишетеп, алар Сөбхановларга ярдәмгә ташлана һәм янгын турында авыл төркеменә хәбәр сала.

Без үзебез бу вакытта йокламаган идек әле, — ди Динә Габдрахманова. — Авыл төркеменә смс килү белән үк, Гөлшат апалар йорты янына йөгердек. Әкренләп халык җыела башлады, барыбыз да кулдан килгән кадәр янгын сүндерү чараларын күрдек. Без килгәндә Илдар белән Гөлчәчәкне һәм уллары Илназны урамга чыгарганнар, хәлләре бик авыр иде. Тик өлкән яшьтәге Гөлшат апа белән Мөслим абыйны күрмәгәч, эчкә шом керде. Сезгә кермәделәрме дип, барлык күршеләрен сорашып чыктык. Ничек тә чыга алганнардыр дип уйлаган идек. Кызганычка, өметләребез акланмады. Гөлшат апа инде чыгу юлында булган, Мөслим абыйны исә бүлмәсеннән табып алдылар, — ди авыл җирлеге башлыгы.

Без Динә ханым белән сөйләшкәндә гаиләнең киленнәре – 45 яшьлек Гөлчәчәк исән иде әле. Ләкин соңрак, Гөлчәчәкнең дә каты пешүләрдән хастаханәдә вафат булуы хакында хәбәр килде. Йорт хуҗаларының янгыннан чыгып котыла алган 51 яшьлек уллары Илдар һәм 16 яшьлек оныклары Илназ да бик авыр хәлдә. Алар хәзерге вакытта үлем белән яшәү арасында көрәшәләр.

«50 ел бергә гомер кичерделәр»

Динә Габдрахманова кайгы килгән гаиләне бары тик уңай яктан гына искә алды. Аның сүзләренчә, Сөбхановлар барысы да бик эшчән, тырыш, булдыклы кешеләр.

Мөслим абый белән Гөлшат апа икесе дә — мәдәният хезмәткәрләре, озак еллар авылда кинооператор булып эшләгәннәр. Ул бит әле машиналар да булмаган вакытлар. Мотоцикллар белән, авылдан-авылга йөреп, халыкка кино күрсәтеп йөргәннәр. Шундый матур, актив тормыш рәвеше алып бардылар. Әле узган ел гына, 50 ел бергә гомер кичергән пар буларак, районга алып барып хөрмәтләгән идек үзләрен. Икесе дә намазда булган, авылыбызның матур картлары иде. Мөслим абыйны телгә бик оста кеше буларак та билгеләп үтәргә кирәктер. Бәйрәмнәр белән бик матур сүзләр әйтеп котлый торган иде. Бик эчкерсез, мөлаем, догачы бабай иде инде ул… Менә шундый кешеләргә картлык көннәрендә шулай аянычлы итеп китеп бару язган…

Алар бер малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендә яши. Уллары Илдар озак вакытлар Буада яшәде, полиция хезмәткәре булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач, әти-әнисе янына, туган нигезенә кайтып төпләнгән иде. Ул әти-әнисе йортының бүрәнәләрен генә калдырып, кирпеч белән тышлап, өстәмәләр ясап, йорт төзеп куйды. Һәрберсенең үз бүлмәсе булган, зур, матур йорт иде ул. Шунда ике буын тату гына гомер кичерде. Йорт хәзер дә тыштан караганда матур, ләкин эчендәге бөтен нәрсә дә янып беткән инде. Каралты-кураларны саклап кала алдык, Аллаһка шөкер, мал-туарларына да зыян килмәде. Менә кеше гомерләре өзелде шул…

Илдарның хатыны Гөлчәчәк мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләде. Инде үзләренең дә Энҗе исемле кызлары тормышта, Казанда гомер кичерә. Бу хәлне ишетү белән үк кайтып җиттеләр. Аларның да хәле хәл түгел — морг белән хастаханә арасында йөреп торалар.

Уллары Илназ исә, 9 еллык мәктәпне тәмамлагач, Буа ветеринар техникумына укырга кергән иде. Аның шул җәйге ялларга кайткан вакыты туры килде…Илназ үткән ел да, быел да, урып-җыю чорында амбарда эшләде. Бик эшчән, тырыш гаилә, балалары да үзләре сыман. Күршеләре белән дә дус-тату яшәделәр. Авыл халкы барысы да шок хәлендә калды инде, әле дә ышанып булмый моның чын булуына, — ди Динә Габдрахманова.

«Берничек тә шәрехли алмыйм»

Динә Габдрахманова сүзләренчә, янгын сүндерүчеләр фаҗига кыска ялганыш аркасында чыккан дип фаразлаган.

Авылда һәр кешенең диярлек ит, яшелчәләр, бройлерлар белән шыгрым тулы туңдыргычлары бар. Шунда кыска ялганыш булып чыккан дип әйткәннәр иде. Алдагы атналарда яңгырлар да күп булгач, безнең авыл халкы бәрәңге алырга тотынды. Сөбхановлар да көне буе бәрәңге алганнар, эшләп, арып кергәч, янгын чыкканны сизмичә йоклаганнардыр дип уйладык, — ди ул.

Иртән инде Сөбхановлар йортында янгын чыгуның бөтенләй башка сәбәбе күрсәтелә. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, йортка ут төрткән булулары ихтимал. Җәмәгать өчен куркыныч ысул белән үтерү турындагы җинаять эше кузгатылган һәм әлеге җинаятьне кылуда йорт хуҗаларының үзе дә зыян күргән улы шикләнелә. Әмма, гаиләне бары тик уңай яктан гына сыйфатлаган Динә Габдрахманова, бу хакта исә: «Кичә бөтенләй башка версия әйткәннәр иде. Бу хакта үзем дә интернеттан укып кына белдем, берничек тә шәрехли алмыйм», — диде ул.

«Илдар, намаз укырга өйрәнәсем килә, диде»

«Интертат» Сөбхановларның туганы Ягъфәр Җиһаншин белән дә элемтәгә керде. Ул да якыннарын зур ихтирам белән искә алды.

Мөслим абый — минем әниемнең бертуган энекәше. Гөлшат апа белән 50 ел бергә яшәделәр. Бик матур гаилә булдылар, тәртипле балалар тәрбияләп үстерделәр. Ләкин шушы фаҗига аларны бакыйлыкка күчерде. Аллаһның рәхмәте белән бик матур, озын гомер кичерделәр. Әмма тәкъдирдән узып булмый. Икесенә дә кабер газапларын җиңел бирсен, безгә бакыйлыкта күрешергә насыйп итсен, — ди ул.

Ягъфәр абый Мөслим абый белән Гөлшат апаның эштә дә, өйдә дә гел бергә булуларын әйтте.

Абый гомер буе киномеханик булып йөргәндә, Гөлшат апа аның янәшәсендә кассир булып эшләде. Матур яшәүләре күпләр өчен үрнәк булды. Әле менә тиздән Мөслим абыйга 80 яшь туласы иде. Шул уңайдан туганнарыбызны җыеп, йортларында Коръән ашы уздырырга ниятләп тордылар.

Олыгайган көннәрендә уллары Илдар яннарына кайтып урнашты. Гөлчәчәк киленебез дә шушы үзебезнең авыл кызы. Мәктәптә эшләде, акыллы, уңган иде. Аның да китеп баруы хакындагы авыр хәбәрне алдык… Коточкыч зур фаҗига инде бу, бер гыйбрәттер дип тә уйлыйбыз. Аллаһ Тәгалә адәми затларга менә шундый гыйбрәтләрне күрсәтеп ала бит ул», — ди ул.

Ягъфәр абый да бу куркыныч фаҗигадә туганнарының гаепле булуына ышанмавын әйтеп үтте. «Тикшерү комитеты нинди нәтиҗә чыгарыр, экспертиза нәрсә күрсәтер, әйтә алмыйм. Тик әлегә бу хәл минем башыма, акылыма сыймый. Мин үзем Ульяновскига киткән идём. Шунда китәр алдыннан гына Илдар мәчеткә, өйлә намазына төште. «Абый, минем намаз укырга өйрәнәсем килә, синең белән бик рәхәт, үзең өйрәтсәң иде», — диде. Ял көне иде бу. Мәчеттән, аның машинасына утырып, өйләренә кайттык. Йортка азаннар әйтеп, Илдарны зекерләр әйтергә, тәсбихләр тартырга, ике рәкәгать фарыз намазы укырга өйрәтеп киттем. Бергәләп чәйләр эчеп утырдык, киленебез Гөлчәчәк йөгерә-йөгерә табыннар әзерләп йөрде. Аннан Илдар мине машинасында кайтарып куйды. Менә шундый авырлыклар киләсен белгән сыман, соңгы күрешүебез матур, тәрбияви булды.

Абыйларның тырыш гаилә булуын бөтен авыл белә. 3 ат, 2 сыер, өчәр бозау асрыйлар иде. Менә бөтен мал-туарлары басып калды, гөрләп торган гаилә бер көндә юк булды… Илдар белән баланың да хәле бик авыр, төнне чыга алалармы, юкмы, билгесез… Табиблар бернинди дә өмет бирми. Аллаһ Тәгаләнең бер могҗизасы булса гына», — дип сөйләде безгә Ягъфәр абый.

Яңа Чәчкап авылы халкы Гөлшат һәм Мөслим Сөбхановларны бүген соңгы юлга озаткан. Гөлчәчәк Сөбханованы иртәгә җирләргә әзерләнәләр.

Гөлшат, Гөлчәчәк һәм Мөслим Сөбхановларның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Калган зыян күрүчеләрнең исән-сау тернәкләнеп, аякка басуын теләп калабыз. Мондый кайгы-хәсрәтләр, авыр сынаулар барыбызны да читләп үтсен.

Share:
Топ новости
  • Верховный суд объяснил, что считается оправданием терроризма
    Новости
    Верховный суд объяснил, что считается оправданием терроризма

    2026-08-13

  • МОТ: безработица среди молодежи выросла до 12,4%
    Новости
    МОТ: безработица среди молодежи выросла до 12,4%

    2026-08-13

  • Япония заявила «решительный протест» после визита Путина на Итуруп
    Новости
    Япония заявила «решительный протест» после визита Путина на Итуруп

    2026-08-13

  • Пушилин проинформировал о пострадавших и разрушениях в ДНР после атаки ВСУ
    Новости
    Пушилин проинформировал о пострадавших и разрушениях в ДНР после атаки ВСУ

    2026-08-12

  • МВД Дагестана: туриста обокрали на 80 тысяч у Нарын-Кала
    Новости
    МВД Дагестана: туриста обокрали на 80 тысяч у Нарын-Кала

    2026-08-12

Стратегия
Стратегия

Небо снова открыто: в аэропортах Татарстана сняли ограничения на прием и выпуск воздушных судов 13/08/2026 –

13.08.2026 04:27

  • 2

    Дома новосибирцев атакуют летучие мыши: что случилось

    13.08.2026 04:06

  • 3

    Макгрегор спрогнозировал итоги конфликта на Украине

    13.08.2026 03:03

  • 4

    ТОФ готов досматривать суда недружественных стран в Тихом океане

    13.08.2026 02:08

  • 5

    Авито Недвижимость: число арендуемых помещений для ПВЗ выросло на 15%

    13.08.2026 00:32

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com