Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә игълан ителә торган әлеге халыкара акциягә балтачлылар ел да бик теләп, бик актив кушыла.
Быел да, гадәттәгечә, районда әлеге матур чараны район хакимияте, оешма- предприятие җитәкчеләре башлап җибәрде. Балтач мәктәбе укучылары белән бергә алар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә " Гаилә" паркында 1000 төп яшь нарат агачлары утыртты.
Эстафетаны Балтач гимназиясе коллективы кабул итеп, алтынчы- унберенче сыйныфта укучы балалар, укытучылар һәм волонтёрлар белән бергә әлеге акциягә үз өлешләрен кертте.
09.08.2026 10:02
09.08.2026 01:23
08.08.2026 13:58