2026 елның 17 апрелендә Актаныш районы территориясен санитар чистарту буенча гомуми өмә үткәреләчәк. Әмма тазарту эшләре аңа кадәр үк башланачак. 9-10 апрель көннәрендә кар тарату, чүп-чарны, ботак-сатакларны җыеп алу планлаштырыла.
Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе, вакытлыча район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфак Барыев барлык коллективларга мөрәҗәгать итте:
9-10 апрель көннәрендә, иптәшләр, барыгыз да коллективлар белән, һәрберегез үзегезгә бүлеп бирелгән гомумкулланылудагы территорияләргә өмәләргә чыгыгыз. Аңа кадәр үз территорияләрегездә өелеп торган кар өемнәрен, эре агач ботак-сатакларны, башка төрле каты көнкүреш калдыкларыннан чистарту эшләрен башкарырга кирәк.
11.08.2026 13:56
11.08.2026 12:26
11.08.2026 12:05