Лениногорскида бер пенсионер хатын-кыз, мессенджерда тавыш бирү өчен сылтамага кергәч, 350 мең сумнан артыграк акчасын мошенникларга күчергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барысы да, беренче карашка, бернинди дә куркыныч белән янамаган әйбердән – мессенджердагы чатта тавыш бирүдән башланган. Хатын-кызның сылтаманы ачуы булган, мошенниклар шундук Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтына кереп тә утырган. Шуннан соң, имештер, аңа Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хезмәткәре шалтыратып, акчасын югалту куркынычы янавы, шуңа күрә аны ничек тә саклап калу ягын карарга кирәк булуы турында сөйләгән. Пенсионер шуның басымы астында телефонына ниндидер кушымта урнаштырып, саклык акчасын “имин счетка” күчергән.
Акча килеп төшүгә, мошенниклар юк булган һәм җавап бирүдән туктаган. Пенсионер шунда гына үзен алдауларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Зур күләмдә мошенниклык турында статья буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат искә төшергәнчә, Дәүләт органнары, банк хезмәткәрләре башка счетка акча күчерүне яки ниндидер кушымта урнаштыруны беркайчан да сорамый. Телефон аша шундый үтенеч булса, сөйләшүне шундук туктатып, полициягә хәбәр итәргә кирәк.
13.08.2026 11:36
13.08.2026 10:46
13.08.2026 10:10