Echo
Журналистка Баязитова поблагодарила коллег за неожиданную поддержку
В Нацбанке Украины сообщили о параличе экспорта товаров
МВД задержало стрелявшего в подростка из пневмата в Екатеринбурге
Дарья Речкалова выиграла Спартакиаду народов России в Магнитогорске
01-08-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
В Стране

Данир Сабиров әбисе Зинаида Ефимова турындагы истәлекләрен сөйләде

01.08.2026 17:53
Данир Сабиров әбисе Зинаида Ефимова турындагы истәлекләрен сөйләде
Данир Сабиров әбисе Зинаида Ефимова турындагы истәлекләрен сөйләде

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның әбисе (әнисенең әнисе) керәшен булганын күпләр белә.

Данир Сабировның әбисе Зинаида Петровна Бакалы районының Яңа Маты авылыннан. Данир әбисенең керәшен булганын аның үлү турындагы таныклыгындагы исемен күргәч кенә белеп ала.

«Минем биографиямдә зур урынны әби белән бабай (әнинең әти-әнисе) алып тора. Алар икесе дә артист булган кешеләр. Әби җырлаган, бабай баянда уйнаган. Заманында алар агитбригадалар белән концертларда йөргәннәр, шунда танышып, кавышканнар да. Бабайга гашыйк булмаслык мени? Бөдрә чәч, зәңгәр күз... Баянда уйный — первый парень на деревне! Тик, кызганыч, әбигә аның белән гел рәхәт булмады. Мескенкәйнең түзгәннәре... Зөфәр бабай эчәргә ярата иде. Эчеп ята да шулай... төнге икедә уянып әбидән яңа пешкән аш сорый иде. Әби пешерә, кайда барсын?! Аннан чыгып китә иде малларын карарга, сыер саварга. Бабайга эчәргә кирәк булса, соңгы тавыкны булса да сатып, яртысын таба иде. Бик кызгагыч, әмма, миңа калса, 90нчы еллар өчен бу нормаль күренеш иде.

Әби бик яхшы кеше булды. Мин аны шундый яраттым. Соңгы акчасына безгә денди уенчыгы алып биргәнен әле дә хәтерлим. Бар чир дә нервыдан диләр бит... Әби күпне түзде, күпне күрде. 1999 елда 52 яшендә әбидә яман чир таптылар. Рак пищевода. Бу хәбәр безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Диагнозны ишеткән көннән әни көн-төн елый башлый...

Ул вакытта медицианасы да шулкадәр көчле булмагандыр, бәлки чире дә берничек тә җиңәрлек түгелдер... Диагнозы да соң куелгандыр... Казанга операциягә дип алып бардылар, «Ачып ябу гына була», — дип, ясап та тормадылар. Бик авырды, хәтере начарайды, алмашына башлады. Әби тазарак гәүдәле булды, авырганда, ашый алмагач, бөтенләй коры сөяккә калды. Май аенда чирле икәнен белдек, ә 15нче октябрьдә инде ул бакыйлыйкка күчте. Үләчәген белеп торган булсак та, «Үлде!» — дигән хәбәрне алу авыр булды. Әбинең чын исемен үлгәннән соң гына белдем. Ул Бакалы районының Яңа Маты авылыннан. «Зилә» дип йөрттеләр инде аны. Үлү турындагы таныклыгындагы исемен күргәч телсез калдым: Ефимова Зинаида Петровна. Керәшен булган икән! Әби үлгәч бабай эчүен беразга ташлап торды. Аның да ашказаны белән проблемалары бар иде. Операция ясатты ул да. Хәтерлим, әбине җирләгәннән соң көрәш буенча ярышка бардым. Моныңчы гел җиңелә идём... Шунда мин: «Әби, синең өчен җиңәчәкмен», — дип теләк теләп бардым. Шулай булды да. Көрәштәге беренче җиңүем әби үлгәннән соң булд

Зинаида Петровна бик яшьли, 53 яшендә үк мәңгелеккә күчкән. Ә әтиләре аннан калып, ялгызы гына 8 ел яшәгән.

Фото М. Гәрәевадан.

Share:
Топ новости
  • Взрыв в центре Москвы на Кудринской площади: кадры с места происшествия
    Новости
    Взрыв в центре Москвы на Кудринской площади: кадры с места происшествия

    2026-08-01

  • Девушка упала на вечеринке и умерла из-за глубокого разреза осколком
    Новости
    Девушка упала на вечеринке и умерла из-за глубокого разреза осколком

    2026-08-01

  • Кличко раскритиковал протеже Зеленского в киевских районх
    Новости
    Кличко раскритиковал протеже Зеленского в киевских районх

    2026-08-01

  • США начнут брать залог за визу у граждан 50 стран
    Новости
    США начнут брать залог за визу у граждан 50 стран

    2026-08-01

  • Россиян ждут изменения правил перевозок пассажиров в такси
    Новости
    Россиян ждут изменения правил перевозок пассажиров в такси

    2026-08-01

Стратегия
Стратегия

Премьер Таиланда обещает строго наказать виновных в убийстве россиян

01.08.2026 18:52

  • 2

    США предупредили граждан об угрозе эскалации на Ближнем Востоке

    01.08.2026 15:22

  • 3

    СК России завёл дело после травмы ребёнка на площадке в Балашихе

    01.08.2026 09:35

  • 4

    Смешиваю кабачок с сахаром и закатываю на зиму сладкий джем — со вкусом апельсина

    01.08.2026 08:35

  • 5

    Водителя из Мензелинска ждет суд за смертельный наезд на рабочего

    01.08.2026 08:28

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com