Казаныбыз быел да зурлап «VK Fest» үткәрелде. Былтыргы шикелле ул «Казан» гаилә үзәге янында 20 меңгә якын халыкны җыйды. Күпсанлы яшьләр ел дәвамында зарыгып көтеп алган фестивальне Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының 3нче курс студенты Юлай Низаев та тамаша кылды.
Казансу елгасы ярында урнашкан «Казан» гаилә үзәге локациясе бик җайлы урын. Җәй көннәрендә үтә торган зур чаралар өчен, дип әйтүем. Шуңа күрә дә икенче ел рәттән Казанда узучы әлеге фестивальне монда үткәрүләренә һич кенә дә гаҗәпләнеп торасы юк. «VK Fest» узасы көнне иртәнге сәгатьләрдән үк бу тирәдә үзгә бер җанлылык сизелә, репетицияләр бара иде.
Фестиваль мәйданына кергәндә үк, зур-зур чиратларга игътибарны юнәлттек. Халык, аеруча яшь егет-кызлар, яшүсмерләр бик тә күп иде. Ара-тирә өлкән буын да күренгәләде. Фестиваль мәйданы һәр яклап биек коймалар белән уратылып алынган, шулай да халык юл чатларына хәтта ки үзләренең җыеп йөртмәле урындыклары белән килеп утырганнарын күрдек.
Беренче чиратта, фестиваль лекториенда Россиянең халык артисты, данлыклы киноактёр Сергей Безруковның чыгыш ясады. Монда исә өлкәнрәк, урта яшьтәге тыңлаучылар да шактый күп күренде. Әйе, инкяр итмәссез, мөгаен, аны бит зумерлар буыны «Участок» сериалларындагы Сергей Кравцов герое аша белә. Ә ул сериал 2005-2010 елларда бик тә популяр иде. Соңгы арада кинематографиядә ялт итеп торган рольләре бермә-бер сирәк сыман тоела. Хәзер аны Мәскәүдә дә күпчелек режиссёр буларак таный. Билгеле, режиссёрларны – театр дөньясына чумганнар гына күбрәк белә.
Режиссёр өчен иң мөһиме – спектакльләр кую гына түгел, бу эш сине дулкынландырырга тиеш. Гомумән, син сәхнәдә һәм кинода режиссёр һәм актёр буларак эшләгәннәргә битарафлык белән карамаска, ә шулар эчендә «кайнарга» тиеш, – дип әйтте ул.
Шулай ук сәхнә мэтрына «шундый стереотип бар: театрларга артистлар әзерләүче күп кенә уку йортларының режиссёрлары студентларының 3нче курска кадәр кинокартиналарда төшүләренә каршы» диделәр һәм аның бу хакта фикерен сорадылар.
Студентларым, ВГИКта мәсәлән, сорасалар, рөхсәт итәм. Әлбәттә, кинематографиядә төшәргә кирәк. Монда сорау: нинди дә булса кинода төшеп, телевизор экранында күренеп китү максатын гына алга куймаска… Чыннан да, кино нинди һәм иҗади яктан сценарийның камиллеге ни дәрәҗәдә булуын чамаларга кирәк, – дип бәян итте Безруков.
Алга таба төп сәхнәгә юнәлдек. Анда фестивальне тантаналы төстә танылган җырчы Татьяна Куртукова Россия гимны һәм «Матушка Земля» җыры белән ачып җибәрде.
Чыгышыннан соң ул журналистлар белән аралашканда, татар җыры мотивларын үз иҗатында кулланырга җыенамы, дигән сорауга фәлсәфи рухтарак җавап бирде:
Гомумән, халык җырларын тамашачыга күптөрле вариацияләрдә ирештереп була. Илебездә яшәүче милләтләрнең халык җырлары моңы бер-берсенә нык охшаш. Казанда мин инде беренче тапкыр гына түгел, бу мин Татарстанда булган бердәнбер шәһәр. Бик ошый: бик кунакчыл кешеләр, нык тәмле милли ризыклар, – дип белдерде ул.
Мондый фестивальнең дәүләт гимны белән башлануы берникадәр сәер тоелса да, яшьләрнең һәм хәтта әни-әтиләре белән килгән бала-чаганың кушылып җырлавы сөендерде. Үзгә бер ватанпәрвәрлек күрсәткече мизгелләре булды бу.
«Татмедиа» АҖ «Идел» яшьләр журналы «VK Fest»та татар сәхнәсе мәйданчыгы оештырган иде. Милли киемнәрдә биеп-җырлап Сабантуй локациясендә күңел ачуларны инде әллә ни тасвирлап тормыйм. Шүрәленең теннис буенча хөкемдардай басып торганын да. Ат арбасына муляж чәкчәк тә салып куйганнар!
Шәхсән үземә кәрт ачтыру кызык тоелды. Бер туташ татарча кәртләр ачтырырга, киләчәгеңне вә күрәчәгеңне белергә тәкъдим итеп тора иде. Татарча кәртләр дә бар икән хәзер, ләбаса! Вәт җитте бит замана! Элек кеше бик күрмәсенгә, иртүк яки караңгы төшкәч кәртче карчыкларга йөрелә иде. Ә хәзерме? Сабантуй мәйданчыгы уртасында.
Ачтырып карадым, дөрес күрәзәчелек итте, рәхмәт яугыры! Ярый, монысын инде берникадәр елмайган рәвештә укыгыз. Анысы да монысын: татар сәхнәсе буенда руслар да, татарлар да, аеруча яшь буын күп иде. Мәсәлән, курсташым һәм төркемдәшем, Төмән өлкәсе егете Эрик Мозаффаровны да күрдем. Татарча җырлар тыңлап йөри иде, кәефе дә шәп күренде.
Әле кайчан гына интернет аркылы танышулар модага нык кергән иде. Хәзер бераз азайды кебек, чөнки аферистлык очраклары моңа үз тәэсирен биргәндер. Аннары кайсыбыз экран артындагы кеше белән рәхәтләнеп аралашып утырасы килсен дә… Бүгенге заманда куркыныч галәмәт, ди халык.
Ә шулай да экран аша да мәхәббәт барлыгына, таба алуларына ышанучылар бар икәненә инандык. Мисал: татар сәхнәсендә чәчләрен чәчкә бәйләп кавышучы ике гашыйк йөрәк туйларының шаһитлары булдык. Зөлфәт – Татарстан егете, ә Елизавета – Иркутск өлкәсе чибәре. Иң башта социаль челтәрдә язышканнар, аннан соң Зөлфәт сөйгәненә мотоцикл да бүләк иткән. Икесе дә байкерлар, мотоциклчылар. Шуңа күрәдер дә, кәләш тә ак туй күлмәгеннән, фаталардан түгел иде. Яшьләрчә һәм заманча!
Аларны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да тәбрикләде һәм бәхетле, мәхәббәтле гомер теләде.
Ришат Төхвәтуллин үзәк сәхнәдә чыгыш ясады. Ә Марат Яруллин — «Идел»некендә. Шуңа карамастан, төп игътибар Яруллинга булды, дию хата булмас. Нәгыймова гына җитмәде, тамашачы бераз юксынып та алды аны. Икесен бергә чакырсалар, дип елмаешып вә күз кысышып… Әйе, «эткә сөяк ташлагандай»мы? Хәер, бу локациядә Марат җырлаганда, тамашачылар, таныш-белешләр үзара сөйләшеп тордык, бәхәс купты үзара: кайсыбыз Марат яклы, кайсыбыз Илмираны яклый. Егетләр ир-егетне якларга, кызлар хатын-кызны яклашырга тотынды.
Яруллин чыгышы ахырында, биюче кызларына ишарә ясап «секси» сүзен дә әйтте! Матур кызлар иде шул, без – ир-ат заты кайвакыт уйлап тормыйча да сүзне әйтеп салабыз…
«Идел» сәхнәсендә Beku, Дышать, «Хижина музыканта», DJ Сулейман, ILGIZ & Malsi Music, Defne җырларын да тыңадык.
Төп сәхнәдә FEDUK, Клава Кока, Дора, «Сироткин» кебек популяр җырчыларның чыгышларын тамаша кылдык. Алып баручы Дима Масленников иде. Фестивальнең төп хедлайнеры ZIVERT шул сәгать уклары кичке 10га борылганда сәхнә түренә чыкты.
Казанда «VK Fest» традициягә әверелүенә без бик шат. Бу үзенчәлекле шәһәр, һәм сез моны һәрвакыт исбатлыйсыз, 18 меңнән артык кеше бу көнне гаиләләре, дуслары, яратканнары белән бергә үткәрергә килгән. Җылы кабул итүегез өчен рәхмәт, Казан, – диде фестиваль җитәкчесе Зоя Новикова.
Шаккатмалы ни күрдемме? Ул, әлбәттә, блогерларга автографсессиягә чиратлар иде! Менә сиңа мә, мондый «су буедай» чиратлар… Чиратка басып тормадык инде. Аннары вакытлары бетеп, алмашынып та торды алар.
Спорт зонасында панна-футбол, өстәл кикеры һәм мини-гольф уйнап карау мөмкинлеге булды. «Рубин» футбол клубы клуб автобусы белән фотозона оештырды. BMX буенча Россия чемпионы һәм Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы Ирек Ризаев рампасында BMX һәм самокат буенча күрсәтмә чыгышлар һәм ярышлар узды.
09.06.2026 08:09