Алсу һәм Рәдиф Шәйхиевларның ике уллары – Инсаф белән Рафилләре махсус хәрби операция зонасына контракт төзеп китә
- Таныш түгел номерлар шалтыратса, алмый идём телефонны, ә хәзер көн саен таныш булмаган номердан хәбәр көтәм, – диде Алсу ханым һәм елап та җибәрде.
Курка-курка гына “әйе“ диюенә башта үзем дә аптырап калган идём, аннан аңладым – узган елның сентябрендә хәбәрсез югалган кече улының һәлак булуы турында белгән һәм хәзер хәбәр көтә икән ана. Үземә дә уңайсыз булып китте. Әмма “гафу итегез“, дип телефонны куярга базмадым, бәлки, эчен бушатса, җиңелрәк булып китәр, дип сөйләшүемне дәвам иттем.
Авырдан гына сөйләште Алсу, менә-менә елап җибәрүдән чак тыелып кала кебек тоелды. Ана өчен бала югалту ачысы – йөрәк җәрәхәте шул. Ә җәрәхәт кагылып киткән саен авырта, катырак тисәң, аннан кан саркый. Алсу һәм Рәдиф Шәйхиевлар Арчада яши. Алсу белән таныш булмасам да, Рәдифне беләм, аралашкан бар. Хәзер менә язмыш Алсу белән дә таныштырды.
– Өч ел элек Курса-Почмакка, әни йортына кайтып төпләндек, – диде Алсу. – Ике улыбыз бар иде. Инсафыбыз 2022 елда контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә китте. Әле мобилизация булмаган иде, ул китү белән игълан иттеләр. Яраксыз, дип армиягә дә алмаганнар иде, монда ярады. Барам, мин анда булырга тиеш, диде.
Махсус хәрби операциянең уен эш түгеллеген анда баргач аңлый егет. Авыр сугышларның берсендә контузия ала. Госпитальдә дәваланганнан соң, тернәкләнеп бетү өчен, өенә кайтарып җибәрәләр. 2025 елның сентябрендә яңадан махсус хәрби операция зонасына китә һәм октябрендә хәбәрсез югала.
– Хәбәрсез югалган, дигән сүз алай авыр кабул ителмәгән кебек иде. Күңелем белән ни белән бетәсен сизсәм дә, йөрәгем белән улымны көттем. Менә шалтыратыр, менә хәбәр бирер, дип өметләндем. Шул өмет яшәтте. Һәлак булган дигән хәбәр мине дә, Рәдифне дә өнсез калдырды. Бу дөньяда түгел кебек хис итәбез үзебезне. Елап үзгәртеп булмасын да беләм, әмма күз яшьләре тыңларга теләми.
Әле анысы гына бер хәл, энесе артыннан ук олы уллары Рафил дә контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китә. Узган елның сентябрендә.
– Дүрт балалары бар. Олы кызларына –16, төпчекләренә өч яшь. Арчада яшиләр. Йорт төзеп чыктылар. “Һай, улым“, – дидем. Башка берни әйтә алмадым. Без әйткәнне тыңлыйлармы соң? Ана йөрәген аңлыйлармы? – диде Алсу ханым өзгәләнеп. – Мин барырга тиеш, әни, генә диде. Аннан сәбәпләр эзли башлады. Өйне ныгытасы, балаларны аякка бастырасы бар, имеш. Алары сәбәп кенә икәнен беләм бит инде. Монда да акча эшләп була.
– Кайчан махсус хәрби операция зонасына җибәрерләр инде, дип куркып торабыз. Иптәшләре киткән инде. Дүрт балалы булуы аңа өстенлек бирә, күрәсең, – ди Алсу Шәйхиева. – Сөйләшеп торабыз. Сугышлар тизрәк бетсен дә, бөтен аналар балаларын көтеп алсын иде. Минем кебек күңелләре китекләргә сабырлыклар телим. Ә без улыбыз турында үлгән дигән хәбәр килсә дә, һаман көтәбез. Машина үтсә, ул кайткандыр, капка ачылса, ул килеп керер, дип, телефон шалтыраса, улыбыздыр, дип көтәбез. Көтәбез.
14.08.2026 14:57
14.08.2026 14:49