Ялларда һәм киләсе атнада һава торышы нинди булачагын фаразладылар

06.08.2026 13:11 · В Мире

Киләсе ялларда Татарстан төньяк циклонның актив атмосфера фронты йогынтысына дучар булачак. Шунлыктан һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булачак.

Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

Иртәгә, 7 августта төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәр дип фаразлана, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә +13…+18 градус, көндез +26…+ 31 градус җылы булачак.

Шимбә, 8 августта, кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Көндез боз явуы ихтимал. Төнлә +16… +21, көндез +24…+29 градус, көнчыгыш районнарда +32 градуска кадәр җылы булачак.

Якшәмбе, 9 августта, Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Температура бераз түбәнәя: төнлә +14…+19 градус, көндез +22…+27 градусҗылы фаразлана.

Метеорологларның фаразлары буенча, дүшәмбе, 10 августта, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, +20….+25 градус җылы көтелә.