Аномаль эсселек вакытында уңышны саклап калу өчен үсемлекләрне дөрес тәрбияләү аеруча мөһим. Бу хакта Россия Бакчачылар берлеге эксперты Ольга Воронова сөйләде.
Белгеч әйтүенчә, август аенда үсемлекләргә артык су сибү куркыныч. Бу чорда тамырлар шактый тирәнгә китә, ә артык дым гөмбә авырулары барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.
Теплицада үсә торган культураларга суны иртән сибәргә киңәш ителә, ә ачык грунттагы үсемлекләрне кич белән сугару яхшырак. Су җылы булырга тиеш, чөнки салкын су температураның кискен үзгәрүенә китереп, үсемлекләрдә стресс тудыра.
Эксперт шулай ук куерып үскән үсемлекләрнең, бигрәк тә томатларның, аскы яфракларын алып торырга киңәш итә. Бу һава алмашын яхшырта һәм авырулар куркынычын киметә.
Теплицаны һәр иртәдә ишекләрен һәм форточкаларын ачып җилләтергә кирәк. Югыйсә, эчтәге температура +50 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Ә төнгә теплицаны яңадан яхшылап ябып куярга кирәк.
Эссе көннәрдә җимешләр тизрәк өлгерә һәм ярылырга мөмкин. Шуңа күрә аларны вакытында җыеп алу киңәш ителә.
06.08.2026 12:12
06.08.2026 10:51
06.08.2026 10:14
06.08.2026 09:55