Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә МАКС мессенджерындагы «Цифрлы ID» сервисы ярдәмендә күрсәтелә торган хезмәтләр эшли башлады, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында. Цифрлы ID ярдәмендә уку билетын яңадан теркәргә, яшеңне (18+) һәм күп балалы гаилә яки махсус хәрби операция катнашучысы статусын расларга мөмкин.
«Цифрлы ID» сервисы «Дәүләт хезмәтләре» федераль электрон платформасы белән интеграцияләнгән. Ул кәгазьләрдән башка мәгълүматларны тикшерүне гадиләштерә һәм динамик QR-код кулланып документларның электрон тиңдәшен булдырырга мөмкинлек бирә. Цифрлы ID булдыру алгоритмы ТР Милли китапханәсенең барлык кафедраларындагы мәгълүмат стойкаларында урнаштырылган. Цифрлы ID урнаштыру буенча тулырак мәгълүмат белән Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында танышырга мөмкин, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
16.06.2026 16:25
16.06.2026 15:09
16.06.2026 13:21
16.06.2026 10:30