«Бердәм Россия» партиясе һәрвакыт халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле зур бурычлар куя һәм илдә барган барлык вакыйгалар өчен җавап бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов партиянең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумында әйтте.
«Парламентта күпчелекне тәшкил итүче партия буларак, «Бердәм Россия» илдә барган барлык вакыйгалар өчен җавап бирә. Яхшылары өчен дә, начарлары өчен дә. Проблемалар һәм тәнкыйтьтән качмый. Ул халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле зур бурычлар куя. Форум очраклы рәвештә генә «Нәтиҗә бар!» дип аталмый. Безнең сөйләрлек сүз бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Форумда искәртүләренчә, партия халыктан килеп ирешкән тәкъдимнәр өчен ачык. Алар нигезендә алдагы биш елга яңа Халык программасы төзеләчәк һәм ул быел Дәүләт Думасына сайланачак депутатлар өчен яңа бурычлар билгеләячәк. Гамәлдәге программа 95 процентка үтәлгән.
17.03.2026 04:51
16.03.2026 20:37
16.03.2026 17:05