Анда 2025 елга нәтиҗәләр ясалды. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар волонтёрлык берләшмәләре эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм аларның хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүгә керткән өлешләре турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Координация советы беренче «Казань за СВОих» форумы нәтиҗәләре буенча төзелде. Ул шәһәр һәм республика гуманитар берләшмәләренең көчләрен берләштерү өчен бердәм мәйданчыкка әйләнде.
Совет составына хәйрия һәм волонтёрлык оешмалары җитәкчеләре керде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
09.02.2026 03:14